Марат Гафаровның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан котлавы

2018 елның 9 мае, чәршәмбе

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, хезмәт фронтында катнашучылар, Хөрмәтле чүпрәлеләр!

9 май - ул бүгенге тормышыбызга башка күзлек белән карарга, нәтиҗәләр ясарга этәрүче бәйрәм дә. Без әти-әниләр, әби-бабайлардан: “Бары тик сугышлар гына булмасын!” дигәнне бүген дә ишетәбез. 
Без дә сезнең белән бүген тыныч дип әйтеп булмаган тормышта яшибез. Дөньяда  ниләр генә юк: төрле революцияләр, баш күтәрүләр, хәрби конфликтлар һәм башкасы. Иң кызганычы, бер дә юкка кан түгелә, дәүләтләр җимерелә, балалар газап чигә.
Безнең илебездә дә тотрыклылыкны җимерергә, халыклар арасында дошманлык тудырырга теләүче көчләр бар. Мондый шартларда тынычлык, бердәмлек, үзара аңлашучанлык, кешелеклелек төшенчәләре  барыннан да кыйммәт булуын һәркайсыбыз аңларга һәм ата-бабаларыбызның үз гомерләрен биреп яуланган бүгенге аяз күк йөзен  сакларга тиешбез.
Хөрмәтле фронтовиклар һәм тыл ветераннары!
Бүгенге бәйрәм көнендә без сезнең батырлыгыгыз, зирәк акыл һәм гаделлегегез алдында түбәнчелек белән баш иябез. 1945 елда безгә бүләк иткән  тынчылык өчен, тормыш өчен,  өмет өчен  олы рәхмәт сезгә! Озак елларга җитәрлек исәнлек, күңел тынычлыгы, якты көннәр, иминлек, бәхет, балалар игелеге телим һәркайсыгызга! 

Бөек Җиңү бәйрәме белән Сезне хөрмәтле втераннар, чүпрәлеләр!

Җиңү көне белән!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International