–Сугыш башланганда миңа 12 яшь иде. Ике абыем да сугышка беренче көннәрдә үк киттеләр. Алар артыннан әтине дә алдылар. Соңрак кына ни өчен әтине дә алдылар икән дип, уйландым, чөнки аңа 50 яшь иде бит инде. Күрәсең, сәламәтлеге бәрабәренә, нык кешеләр кирәк булгандыр. Без исә алты бала әни кочагында калдык,-дип күз яшьләре белән искә ала ул елларны Мәрьямбану апа.
Әтисенең китүен бик яхшы хәтерли ул. Сигез бала арасында Мәрьямына карата ата кешенең дә мәхәббәте күбрәк була күрәсең. Исемен дә әтисе Хәйрулла аңа, тугач ук яратып, Мәрьямбану дип, үзе куша.
–Кышкы көн иде. Әтине атлы чана белән алырга килделәр. Ә без капка алдына чыгып бастык та, күзләребезне аңа төбәп торабыз. Ә ул борылды да, минем яныма килде һәм: “Эх, каласың, кызым!”, дип күтәреп алды. Шул китүеннән аны бүтән күрмәдек. Май аенда – Җиңү, ә аның үле хәбәре шул елның январенда килде. Хәзер инде әтинең йөз чалымнары да күз алдыма бик авыр килә, онытыла башлады,-ди Мәрьямбану апа.
Ике абыйсы сугыштан 1947 елда кайталар. Бер туганының тәнендә снаряд кыйпылчыкларының иге-чиге булмый. Тәне шешеп, озак та үтми, әрнүләрдән вафат була, аның артыннан икенче абыйсы да, сугышта алган яралардан үлеп китә.
Башка туганнары бәхет эзләп читкә чыгып китәләр. Мәрьямбану апа да Донбасска, шахтага китеп эшли, Казанда да авыр хезмәттә була. Әнисе авырап киткәч, авылга кайта ул.
–Үз хәлен үзе белгәндер, сиздермәскә тырышты, шулай да 90 яшенә кадәр яшәде әле әни, бер-беребезгә иптәш булдык. Мин дә аны тәрбияләп, тормышка чыкмый калдым. Бәлки аның хәер-догасында шушы яшемә исән-сау җиткәнмендер...
Мәрьямбану апаның сеңелесе дә авылга кайтып төпләнгән. Аның балалары кайтып йөри. Ә Мәрьямбану апаның үз кызы кебек караучысы – социаль хезмәткәр Гөлфия Юмангулова бар. Бер сүздән аңлашып, алар 10 елдан бирле бергә яшиләр.
Юбилярны, әлбәттә, якыннары, авылдашлары да котлады. Шундый игътибар һәм изге теләкләр аның күңеленә бик тә хуш килде. Җитәкчеләр кулыннан Россия Президентының котлау хатын һәм бүләкне сөенеп алды, изге теләкләрен теләде.