Янгын сүндерүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләделәр

2018 елның 4 мае, җомга

Утның барлыкка килгән чорыннан ук аның кешеләргә файда китерүеннән тыш, “дошман” булуы да билгеле. 
Янгынга каршы хезмәт булдыру турында патша Алексей Михайлович 1649 елның 30 апрелендә Указга кул куя. Аннан соң да күп кенә дәүләт Указлары дөнья күрә. Аларда ут белән ничек эш итү кирәклеге, аңардан нинди шартларда файдалана алу мөмкин булуы турында бәян ителгән була. Петр Беренче патшалык иткән чорда исә янгын сүндерү эшчәнлеге алга таба билгеле бер адым ясый. Петербургта агач йортлар төзү тыела. Шәһәрдә яшәүчеләргә үз йортларында аена бер мәртәбә мич торбаларын чистартырга әмер бирелә. Көн саен "төтен чыгару" бөтен урыннарда да рөхсәт ителми. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар билгеләнә. Янгынга каршы чаралар турында инструкцияләр һәм патша указлары ул вакыт өчен шактый зур тиражлар белән бастырыла һәм кала-салаларга таратыла. Аларны якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә чиркәүләрдә кычкырып укый торган булалар. Петр Беренче боерыгы белән ил буйлап утка чыдам крестьян ызбалары һәм ишегалларының планнары һәм рәсемнәре бастырыла. Мичләрнең төзелеше турында указны да ул яза һәм чыгара, Мәскәүдә часовнялар санын киметә. Агачтан эшләнгәнлектән аларда шәмнәрдән янгын чыгу куркынычы зур була. Тәүге янгын сүндерү командалары Мәскәүдә һәм Петербургта 19 нчы гасыр башында төзелә. Ләкин примитив техника, янгын сүндерү өчен нәтиҗәле чаралар булмау ут белән бик үк уңышлы көрәшергә мөмкинчелек бирми. Әлбәттә, гасырларга сузылган тарихи еллар дәвамында норматив документларда да, янгын сүндерүчеләрнең эш шартларында да, атап әйткәндә, техника белән тәэмин ителештә күп нәрсә үзгәрә. Ләкин бер нәрсә шул килеш кала: күп еллар электәге кебек үк, бу өлкәдә бары тик кыю, батыр, тәвәккәл, фидакарь кешеләр генә эшли һәм бүген дә алар халыкның иминлеге сагында уяу хезмәт итүләрен дәвам итәләр. “Хәзерге вакытта безнең идарәдә 40 тан артык хезмәткәр бар. Аларның 22 – се коткаручылар. Личный составның һәркайсы заманча техника, жиһазлар белән коралланган һәм алар теләсә нинди очракта да кешеләргә ярдәм итәргә әзер торалар. Районда тугыз янгын сүндерү депосы һәм 25 берәмлек техника исәпләнә. Кеше кайгысына, хәсрәтенә битараф булганнар гадәттән тыш хәлләр хезмәтендә эшли дә алмый. Коткаручы һәм янгын сүндерүче- һөнәр генә дә түгел, ул яшәү рәвеше, ул һәрчак үзеңне батырларча корбан итәргә әзер тору, бездә аны гади генә телдә – эш дип атыйлар. Әлеге эшнең нәтиҗәсендә гомерләре саклап калынган дистәләгән кешенең язмышы. Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан барлык хезмәткәрләребезне һәм ветераннарыбызны ихлас күңелдән котлыйм, аларга бәхет, нык исәнлек һәм гади булмаган хезмәтләрендә уңышлар телим,”- ди Чүпрәле районы буенча гадәттән тыш хәлләр хезмәте идарәсе начальнигы, эчке служба подполковнигы Василий Битяков.

 Бәйрәм уңаеннан идарәдә “Ачык ишекләр көне” дә үткәрделәр. Анда кайбер оешма җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Алар янгын сүндерү техникасы һәм коткару жиһазлары белән таныштылар. Идарә начальнигы аларның күпсанлы сорауларына җаваплар да бирде. Василий Евгеньевич сүзләренә караганда, әлеге хезмәткәрләр янгынны булдырмау максатыннан күп чаралар үткәрәләр, мәктәпләрдә балалар белән очрашып утның никадәр куркыныч икәнлеге турында сөйлиләр, үзләренә экскурсиягә дә чакыралар. 
Ул көнне янгын сүндерүчеләрне тәбрикләргә Чүпрәле муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров та килде. Ул әлеге хезмәткәрләрнең эшчәнлеге, проблемалары, эш шартлары белән кызыксынды. “Янгын сүндерүчедән шәхси батырлык һәм тәвәкәллеккә әзер булу таләп ителә. Экстремаль шартларда эшләү сездән тиз һәм дөрес карарга килүне сорый. Чөнки аларның нигезендә кеше гомере, сәламәтлеге һәм иминлеге ята. Һәр көнне хезмәткә керешкәч сез безнең иминлегебез өчен батырлык эшләргә әзер торасыз. Кыюлыгыгыз һәм чакыру буенча беренче ярдәмгә килеп экстремаль шартларда эшләвегез өчен район халкы сезне ихтирам итә. Алдагы хезмәтегездә дә сезгә уңышлар һәм сәламәтлек телим. Район урамнарында борчулы сиреналар бик аз ишетелсен иде, гаиләгез әйләнәсендә тыныч , матур голмер итегез”,- диде район җитәкчесе. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International