Чүпрәленең яшь артистлары халыкара конкурс дипломантлары булдылар

2018 елның 20 апреле, җомга

17 нче апрельдә башкалабызның М.Сәлимжанов исемендәге Актёрлар йортында "Ана – бөек исем!" дип аталган Г.Тукай исемендәге 8нче Халыкара нәфис суз осталарының конкурсы булып үтте.

Муниципаль турда жиңү яулап, әлеге бәйгедә катнашу хокукына безнең районыбыздан да ике яшь артист лаек булды. Беренче номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 5нче "А" сыйныфы укучысы Яфизова Эльвина Илшат кызы (житэкчесе: М.А.Тажетдинова) һәм 10нчы "Б" сыйныфы укучысы Калимуллина Вэсилә Ринат кызы (житәкчесе: А.Г.Мустакимова) шыгрым тулы зал һәм мәртәбәле режиссёрлар алдында бик сәнгатьле чыгыш ясап, дипломнар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International