Чүпрәле районында гомер итүче Сания апа Алимова үзенең 95 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте.

2018 елның 20 апреле, җомга

   Юбилярны котларга Чүпрәле муниципаль  районы Советы аппараты җитәкчесе Эмиль Салют улы Ахметов һәм Иске Чупрәле авыл җирлеге Бышлыгы урынбасары Рамил Низамов килде.  Алар юбилярны тәбрикләп, Россия Президенты В.Путинның котлавын һәм Чүпрәле муниципаль  район Бышлыгының бүләген тапшырдылар. 
    Сания апа Югары Каракитә  авылында  туып-үсә. Тормыш юлы бер дә җиңелләрдән булмый аның. Сугыш башланганда аңа 18 яшь була. Башкалар белән беррәттән ул колхоз кырларында, кирпеч заводында, гомумән алганда, кая эшче куллар кирәк булган, шунда эшләгән. 
    Сания апа олы йөрәкле, киң күңелле кеше. Курыкмыйча, хатыны үлеп, 5 баласы белән калган сугыш ветераны  Зартдин абыйга кияүгә чыга. Балаларның олысына 13, ә кечесенэ 4 яшь була. Алар янына тагын 3 уртак бала алып кайталар Зартдин абый белән Сания апа.  Балаларның барысын да якын күреп үстерәләр, укыталар, аякка бастыралар.  
  Зартдин абыйның дөньядан китүенә инде 14 ел була. 
Бүгенгесе көндә Сания апа район үзәгендә гомер итүче кызы Флёра  һәм кияве Җәүдәт тәрбиясендә яши. Әбинең картлыгы бик бәхетле: балалары, онык-оныкчыклары игелегенә сөенеп гомер кичерә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International