Чүпрәледә әти-әниләр татар теле буенча бердәм республика имтиханы тапшырдылар

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе базасында “Ата–аналар тарафыннан БРИ тапшыру көне” Республикакүләм акциясе уздырылды. Акциянең максаты –ата-аналар жәмәгатьчелеген татар теле буенча бердәм республика имтиханын һәм төп дәүләт имтиханын тапшыру процедурасы белән таныштыру.

Татар теле буенча БРИ өч дәрәҗәдә оештырылды: милләте татар булмаган катнашучылар өчен, татар телен база дәрәҗәсендә белүче катнашучылар өчен, татар телен камил дәрәҗәдә белүчеләр өчен. Катнашучылар, тест биремнәрен генә үтәп калмыйча, иҗади биремне дә уңышлы башкардылар һәм бу акциянең үзләре өчен бик файдалы булуын искәртеп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International