Чүпрәледә мөнәҗәтләр бәйрәме узды

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

Гадәттә, мөлаем йөзлләреннән яктылык нуры сирпелгән, ак яулыкларын җәеп бәйләгән апа-әбиләре мәҗлесләрдә генә күрергә күнеккәнбез. Ә бүген алар шулай киенеп, район мәдәният йортына мөнәҗәтләр бәйрәменә җыелдылар.

Бәйрәмне оештыручы – “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының  җирле бүлекчәсе җитәкчесе Гөлфия Яфизова: "Без гореф-гадәтләребезне яңадан кире кайтару өчен тырышабыз. Онык әбисен, бала  әнисен аңлаганда гына татарның алдагы көне булыр. Башлап җибәргән бәйрәмебезне киләчәктә дә дәвам итәрбез. Быел Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләренең Чүпрәлегә килүе дә көтелә. Әлеге вакыйга август аенда булачак. Ә без исә кунакларны биредәге җирле татар-мишәрләренең тормыш-көнкүреше белән таныштырачакбыз, гореф-гадәтләребезне күрсәтәчәкбез, - ди.

Мөнәҗәт укучыларның күпчелеге  китапханәләләр системасында хезмәт куючылар булса, араларында  лаеклы ялга  чыгып,   халыкны дини юнәлештә агарту эшенә керешүчеләре дә бар.

Югары Каракитә авылыннан килгән Әлфия ханым Сатдинованың хезмәт юлы мәктәптә, балалар арасында узган. Ул үзенең әбисеннән васыять буларак алып калган дога-теләкләрен көйгә салып, мөнәҗәт итеп башкарды.  Сәхнә ветераны Фәсәхәт апа Хөсәенова да  рәсүлебез Мөхәммәт пәйгамбәргә багышланган мөнәҗәтне көйләде.

Нәрсә соң ул Мөнәҗәт дигәндә, кичәне алып баручы Гөлфия ханым Яфизова әлеге жанрның  иляһи көчкә юнәлтелгән, әмма чынлыкта үз-үзең белән сөйләшүгә корылган монолог икәнлеген аңлатып үтте.– Мөнәҗәтләрне төркемнәргә бүлеп йөртәләр. Дини-фәлсәфи, туган ил, ана һәм бала һәм Коръәндә күп тапкырлар макталган сыйфат – сабырлык, яшәү һәм үлем турындагы мөнәҗәтләр алар, – диде ул.

Ана кичерешләре, аның тирән, сагыну хисләре белән сугарылган мөнәҗәтне Кече Чынлыдан Халисә апа Куртляева көйләде. Мөнәҗәт укучылар арасында Иске Шәйморзадан  социаль шәфкатьтуташы Факия Гыйззатуллина бар иде. 

– Мөнәҗәтләр сагыштан, сагынудан, моңаюдан килеп чыга, – дип сөйләде Иске Чокалыдан Гөлсирә ханым Хәлиуллова.  – Мин үзем  мөнәҗәтләр яратам, күңелем тулганда көйләп йөрим.

Кичә мөнәҗәтләр әйтүгә генә кайтып калмады билгеле.  Китапханә хезмәткәрләре татар халкының милли йоларын яңарту максатыннан  хатын-кызларның борынгы биюен дә башкардылар. Ә Түбән Чәкедән килгән Шамил ага Мөбинов элеккеге гармун, тальянкаларда милли көйләрне башкарды.

Тамашачылар игътибарына милли кием күргзәмәсе дә оештырылган иде. Алар арасында аерым игътибарны күкрәкчәләр алып торды. Борынгы апа-әбиләребезнең көндәлек киемендә күкрәкчәләргә төп урын бирелгән, алар кием астыннан ккүрәк өлешен каплау өчен кулланылган. Район тарамаклы техникум кызлары исә әлеге күкрәкчәләрне заманча киемдә дә куллану мөмкинлеген тасвирлап күрсәттеләр.

Һәр авылынң үз көе дигәндәй, әлбәттә барлык мөнәҗәт башкаручыларның да чыгышлары үзенчәлекле иде.  Мондый җылы очрашуны оештыручыларга, мөнәҗәт укучыларга бик зур рәхмәт. Мөнәҗәтләрне, аларны көйләүчеләрне тыңлаганда халкыбызның гореф-гадәтенең байлыгына, аның  хикмәтле философ, нечкә күңелле шагыйрь булуына, аларның тәрбияви көченә тагын бер кат хәйран каласың.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International