Чүпрәле спортчысы Россия составында

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Чувашия Республикасының Яңа Чабаксар шәһәрендә терәк-хәрәкәт  аппараты зарар күргән инвалидлар арасында үткән бадминтон буенча Россия Федерациясе кубогының 1 этабы төгәлләнде. Әлеге ярышларда тренер, табиб-ортопед Сингх Раджеш Кумар җитәкчелегендә, составында Петр Мускатинов һәм Динар Мифтахов булган район командасы катнашты. Ярышларга кыска вакыт аралыгында әзерләнүгә дә карамастан, кызыклы, шул ук вакытта көчле уенда Петр Мускатинов бишенче урынны яулады һәм Россия Федерациясенең  терәк-хәрәкәт  аппараты зарар күргән инвалидлар резерв командасына кертелде. Спортчыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International