“Әгәр яз иртә килә калса, кыр эшләре апрель аеның беренче декадасында ук башланырга да мөмкин, моңа әзер булырга кирәк”,- дип белдерде Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министры Марат Әхмәтов. Шуңа күрә районыбыз авыл эшчәннәре алдына чәчүгә чыгачак техниканы һәм барлык агрегатларны 1 апрельгә кадәр төзекләндереп бетерү бурычы куела”,- ди Чүпрәле районы буенча “Гостехнадзорның” баш дәүләт инженер – инспекторы Илдар Шәйхаттаров.
Чәчү алды кампаниесе – бик җаваплы чара. Чөнки тракторчы – машинистларның һәркайсыннан үзенә беркетелгән тракторларны кырда җитештерүчән эшләү өчен намуслы төзекләндереп чыгулары сорала. Бүген бөтен эшчәнгә дә эш җитәрлек. Инженер – техник хезмәткәрләр тракторларны кырда ремонтларга түгел, ә максималь нәтиҗә белән эшләтүне бурыч итеп куярга тиешләр. Җаваплылыгы чикләнгән “АгроТрансПорт” җәмгыятенең машина – трактор паркында 13 берәмлек техника, шул исәптән 10 трактор һәм тагылма инвентарь исәпләнә. “Техник карау нәтиҗәләреннән мәгълүм булганча, әлеге хуҗалыкта кыр эшләренә бик җитди әзерлек күргәннәр һәм аларны имин эшләтү өчен тиеш булган барлык таләпләр дә үтәлгән. Бигрәк тә механизаторлардан Илмас Низамов, Владимир Митрафанов, Анатолий Хохлов, Николай һәм Анатолий Матюшиннарның тырыш хезмәтләрен югары бәялисем килә”,- килә ди Илдар Иршатович. Инспектор әйтүенчә, техник күзәтү вакытында тракторларның, агрегатларның теркәлү документларын, идарә итү руле, тормоз системасы, тавыш сигналы һәм яктырткыч приборларның төзеклегенә аеруча игътибар бирелә икән.