Бу көннәрдә Кемерово халкы кичергән фаҗига илкүләм кайгыга әверелде. Әйтеп тә, аңлатып та бетерә алмаслык олы хәсрәт. Мәгълүматлар буенча, 25 мартта "Зимняя вишня" сәүдә-күңел ачу үзәгендә килеп чыккан янгында 64 кеше һәлак булган, 44 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.
Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә 28 март - илебездә матәм көне дип игълан ителде. Бөтен Россия, Татарстан буенча күңел ачу чаралары туктатылды, аләмнәр төшерелде.
Кемерово халкының олы кайгысын уртаклашырга Чүпрәле халкы да район үзәгенә чыкты. "Зимняя вишня" сәүдә-күңел ачу үзәгендә һәлак булучыларны искә алып, балалар, мәктәп укучылары, район оешма-предприятие хезмәткәрләре махсус композиция алдына “Кемерово без синең белән. Кайгыңны уртаклашабыз” дигән сүзләр белән чәчәк бәйләмнәре, уенчыклар салдылар, шәмнәр кабыздылар.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров:
- Кемеровода булган вакыйга барыбызны да тетрәндерде, балаларын, якыннарын югалткан гаиләләрнең кайгыларын уртаклашып, бер-беребезгә һәрвакытта игътибарлы булыйк, диясе килә. Кайгылар килмәсен, күз яшьләре түгелмәсен иде,- диде.
Матәм чарасына Иске Чүпрәледә гомер кичерүче Валентина Чернова, тормыш иптәше Валерий белән чыкканннар. Әлеге кайгы алар өчен аеруча чит түгел. Валентина ханым Кемеровода туган, әти-әнисе шунда үскән, өйләнешкән, хезмәт иткән. Язмыш җилләре Валентина ханымны еллар узгач, Чүпрәлегә алып килгән.
Валентина Чернова:
-Безнең икебезнең дә Кемеровода туганнарыбыз бик күп. Туган җирем дә анда булганлыктан, мин бу кайгыны бөтен йөрәгем аша уздырам. Бик авыр, бу - бик куркыныч. Сүзләр табып булмый хәтта,-ди күз яшьләрен сөртеп.
Матәм чарасына җыелган халык ак шарлар белән килгән иде. Алар янгында һәлак булган балаларның, кешеләрнең саф күңелен гәүдәләндерде. Бер минутлык тынлыктан соң, ак шарлар мәңгегә саубуллашып, зәңгәр күк йөзенә күтәрелделәр һәм ерак офыкка юл алдылар.