Укучыларның сөйләм телен, дөньяны танып белү, күзаллауларын арттыру, баету, тел культурасын үстерү, мөстәкыйльлеккә өйрәтү, туган телгә, күренекле әдипләребезгә ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү максатыннан 25 март көнне Иске Шәйморза урта белем бирү мәктәбе укучылары "Яңа гасыр" телевидениесе тарафыннан оештырылган "Тамчы-шоу" иҗади һәм интеллектуаль бәйгесендә катнаштылар һәм әлеге уенда җиңү яулап кайттылар. Тапшыруда катнашу күптәнге хыялыбыз иде һәм инде менә бу хыял чынга ашты. Командабызның исемен “Чаткылар” дип исемләдек. Бу чарага укучыларны мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Арсланова Зөлфия Җәмил кызы әзерләде. Мәктәптә алган белемнәр “Тамчы-шоу “ның катлаулы сорауларына җавап бирүне күпкә җиңеләйтте. Укучылар беренче тапкыр видеокамералар каршында эшләсәләр дә, югалып, каушап калмыйча, бер команда булып эш алып бардылар. Алар анда Лаеш районының Хәерби мәктәбе укучылары белән көч сынаштылар. Уен өч турдан торды. Беренче турның темасы – Татарстан шәһәрләре, икенче тур гомуми белемне сынауга корылган иде, өченче тур язучыларга багышланды. Командабыз уңышлы чыгыш ясап, үзләренең белемле, иҗади фикер йөртүче, сәләтле булуларын расладылар. Әлбәттә инде, укучыларга традицион бүләкләр белән бергә Г.Камал исемендәге ТДАТна билетлар да тапшырылды. Шулай да иң зур бүләк — уенда катнашу тәэсирләре һәм тапшыруны алып баручылар, республикага танылган жюри әгъзасы - педагогика фәннәре докторы, академик, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, халык мәгариф отличнигы Әнвәр Нурәхмәт улы Хуҗиәхмәтов белән рәсемгә төшү булды.
Ханбикова Л.К., Иске Шәйморза урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары