Авыл кешесе, аеруча өлкәннәр һәр эшне иртән тәмамларга өйрәнгән. Шуңа да Иске һәм Яңа Задур авылы халкы сайлау участогына иртән үк килгән иделәр. Араларында 86 яшьлек Закир абый Шәрәпов исә сайлауларга чаңгы белән килгән.
-Үз гомеремдә беренче тапкыр сугыштан соң, 1946 елда сайларга туры килде. Ә мондый кар-буранлы сайлаулар минем хәтеремдә икенче тапкыр булды. Шуңа да чаңгы белән килергә туры килде,-ди актив тормыш рәвеше алып баручы ветеран.
Президент сайлаулары хакында исә ул, һәркем үз фикерен белдерергә тиеш, ди. “Мин исә, илебез тыныч, имин, әйбәт булсын өчен, дип үз тавышымны бирдем".