Иске Чүпрәледә гомер кичерүче Александр Шакин Президент сайлауларында үз тавышын биргәннән соң, 1369 номерлы сайлау участогында бик теләп #айданавыборы баннеры янында фотога төште.
-Яшьләрдән калышасы килми әле,-дип шаяртты 86 яшьлек Чүпрәленең өлкәне. –Исәп, берәр нинди кыйммәтле бүләк оту.
Исегезгә төшерәбез, фотоны #айданавыборы хештэгы белән социаль челтәрләргә урнаштырырга, үзең яшәгән шәһәр һәм сайлау участогы номерын күрсәтергә кирәк. Тавыш бирү (ул 20-25 март көннәрендә уза) үткәрелгәннән соң, җиңүчеләр ачыкланачак. Аларга айфон, велосипед һәм гидроскутерлар тапшырылачак.