Чүпрәледә беренче баланы тәбрикләделәр һәм Ана капиталы сертификаты тапшырдылар

2018 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Район ЗАГС бүлеге сабыйларның нәни сабыйларның  күңелле авазларына күмелде. Биредә 2018 елда туган беренче баланы һәм икенче һәм аннан соңгы туган балалы гаиләләргә Ана капиталы сертифкаты тапшырдылар.

Исегезгә төшерәбез, 2018 елны башлап, Матак авылыннан Лидия Булгакова һәм Максим Нянин гаиләсендә ир-бала – Ярослав дөньяга аваз салды. Традция  буенча беренче баланы район җитәкчелеге  тәбрикли.  Район Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Айрат Җәлалов  нәни Ярославка һәм әти-әнисенә исәнлек, бәхет, шатлыклар теләп беренче документын - туу турында таныклык һәм бүләк тапшырды.

Гаиләләрендә икенче һәм өченче балаларын алып кайтучы Чуваш Чүпрәлесеннән Романовлар, Алешкин-Саплыктан Осиповлар һәм Иске Чәкедән Моисеевлар гаиләләләренә исә Ана капиталы Сертификаты тапшырылды. Райондагы пенсия фонды җитәкчесе Ильмир Измайлов Ана капиталының күләме һәм аны нинди юнәлешләрдә кулланып булачагын аңлатып үтте.

Бу урында хөкүмәтебезнең  балалы гаиләләрне хуплап, аларга төрледән-төрле ярдәм чараларын гамәлгә ашырып торуын һәм  2018 елдан  ярдәм йөзеннән берничә программа гамәлгә ашыруын  искәртеп үтик. Беренчедән,  2018 елның 1 январеннан  соң беренче бала тапкан яки беренче баланы уллыкка алган гаиләләр, балага яшь ярым булганчы айлык түләүләргә дәгъва кыла. Моның өчен,  әнинең дә, баланың да РФ гражданлыгы булырга тиеш, шулай ук РФ территориясендә даими яшәү дә төп шарт булып тора.  Россиядә әлеге төр түләүнең уртача суммасы – 10 мең сум. Әмма ул һәр субъект өчен төрле.

Бала туганнан соң айлык түләүләрне сорап, 6 ай эчендә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Түләүләр 1 ел буе түләнә. Тиешле вакыт узгач, аны озайту өчен, кабат яшәү урыны буенча социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак. Беренче балага тиешле айлык түләүләрне рәсмиләштерү өчен социаль яклау бүлегенә түбәндәге документлар тапшырыла: баланың туу (уллыкка алу) турындагы таныклыгы, гаилә әгъзлаларының 12 айга бүленгән керем турындагы белешмәсе, банкта ачылган счет реквизитлары, паспорт.

Икенчедән,  “Ана капиталы”  программасы 2021 ел ахырына хәтле озайтыла, ә аны куллану мөмкинлекләре киңәйтелә — акчаны бала карау өчен дә тотарга мөмкин булачак. Нык мохтаҗ булган гаиләләр ана капиталын айлык түләүләр итеп тә ала алачак. Айлык түләүләргә дәгъва кылу өчен, бала яшь ярымга җиткәнче мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аны җирле пенсия фонды бүлегенә дә, күпфункцияле үзәкләр аша да биреп була. Әлеге түләүләргә ия булу өчен бала туу (яки уллыкка алыну) турындагы таныклык, РФ гражданлыгы, 12 айлык керем турында белешмә, банк реквизитлары кирәк.

-Илдә демографик хәлне яхшырту өчен хөкүмәтебез күп төрле чаралар күрә, рәхмәт җитәкчеләргә. Шәхсән үзебез куркып тормадык. Олы улыбыз армия сафларында хезмәт итә. Икенчесе дә инде буй җитте. Өченчегә менә Ходай безгә кыз бала бүләк итте. Бәбиләр туып торсын, илебез тыныч булсын,-диләр Алешкин-Саплыктан Осиповлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International