ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2026 ел
җомга

Ана капиталына сертификат рәсмиләштерү цифрлы форматта гамәлгә ашырыла. Гражданлык хәле акты системасына бала туу турында мәгълүмат кергәннән соң, сертификат рәсмиләштерү процессы башлана. Әлеге мәгълүматлар автомат режимда  Россия Социаль фондына тапшырыла, анда эшкәртү уза,  шуннан соң әзер сертификат ата-ананың "Дәүләт хезмәтләре" порталындагы шәхси кабинетына җибәрелә. Кагыйдә буларак, капиталга хокук баланың әнисенә  рәсмиләштерелә, әмма аның ЕСИАда расланган исәп язмасы (идентификациянең һәм аутентификациянең бердәм системасы) булуы мәҗбүри шарт булып тора.

         «2020 елдан башлап Татарстанда ана капиталына сертификатлар рәсмиләштерүнең проактив форматы гамәлдә. Димәк, гаиләләргә фондка шәхсән гариза бирергә кирәкми - документ автомат рәвештә формалаштырыла. 2025 елда гына да  әлеге ысул белән республикада 19 388 электрон сертификат бирелде,” - дип аңлатты Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

          Сертификатның цифрлы версиясе чыгартып алу  өчен уңайлы, документның гамәлдә булу вакыты чикләнмәгән. Ана капиталын рәсмиләштерү вакытына сертификатта теркәлгән сумма күләме, шул исәптән калган акчаларны да кертеп, 1 февральдән ел саен индексацияләнә. Бу вакытта документка бернинди үзгәреш кертелми - сумманы үзгәртү автомат рәвештә бара. Капитал яки аның калган өлеше күләме турындагы актуаль мәгълүматларны теләсә кайсы вакытта дәүләт хезмәтләре порталыннан алырга мөмкин, анда онлайн форматта өземтә формалаштырыла һәм ул шунда ук ата-ананың шәхси кабинетына керә.

            Шунысын билгеләп үтәргә кирәк - ата-аналар капитал акчасын балаларны укытуга һәм карауга (шәхси балалар бакчасы, бала караучылар хезмәте, төп/өстәмә программалар

буенча укыту) юнәлдерергә мөмкин. Мәҗбүри шартлар: килешү кем белән төзелә, аның шәхси эшмәкәр статусы, белем бирү эшчәнлегенә гамәлдәге лицензиясе булуы һәм  хезмәт күрсәтүләр бәясенең төгәл хисабын  күрсәтеп Социаль фондка килешү тапшыру.

          2026 ел башыннан Социаль фондның төбәк бүлекчәсе республика дәүләт учреждениеләренең медицина хезмәткәрләрен гомуми суммасы 496 мең сумнан артык тәшкил иткән өстәмә акча белән тәэмин итте. Бу финанс ярдәме ай саен күрсәтелә һәм сәламәтлек саклау системасында хезмәт итүче 29 меңнән артык кешене колачлый.

          Әлеге түләүләр амбулатор звенода һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтендә эшләүче докторлар һәм шәфкать туташлары өчен аеруча әһәмияткә ия. Нәкъ менә шушы белгечләр пациентларның төп агымы белән очраша һәм даими интенсив хезмәт режимында эшли. Түләүләрнең төгәл күләме 4,5 – 50 мең сум чикләрендә тирбәлә, бу сумма хезмәткәрнең категориясенә,  ул эшли торган медицина учреждениесенең профиленә  турыдан-туры бәйле.

            Әлеге түләү тәҗрибәле белгечләр өчен дә, сәламәтлек саклау оешмаларындагы ачык вакансияләрдә күптән түгел генә эшли башлаган яшь табиблар һәм шәфкать туташлары өчен дә   каралган.

           Түләү процедурасы түбәндәгечә: медицина оешмалары җитәкчелеге ай саен үз хезмәткәрләренең реестрын әзерли һәм электрон рәвештә юллый. Бу документта хезмәткәр, аңа  тиешле сумма, шулай ук хисап өчен нигез булган эшчәнлек күрсәткечләре турында шәхси мәгълүматлар бар. Акча хезмәткәрләрнең банк счетларына  Социаль фонд  структуралары тарафыннан җиде эш көненнән артмаган срокта күчерелә. Хезмәткәрнең "Дәүләт хезмәтләре" порталындагы  шәхси кабинетында акча күчерү турында  белдерү барлыкка килә.

            Шуны да билгеләп үтү мөһим, әлеге социаль түләүләр өлешчә мәшгульлек шартларында эшләүче медицина хезмәткәрләре өчен дә каралган. Моннан тыш, бу акчалар физик затлар керемнәренә салым салудан азат ителгән һәм хезмәткәрнең уртача хезмәт хакын санаганда исәпкә алынмый.

               «2026 ел башыннан безнең ведомство тарафыннан төбәк медицина хезмәткәрләренә 496 мең сумнан артык акча юнәлдерелде. Әлеге махсус түләүләр медицина хезмәткәрләренең авыр хезмәте өчен сизелерлек ярдәм һәм яшь кадрларны сайлап алынган һөнәрләрендә беркетү өчен кызыксындыру факторы  булып тора», - дип шәрехләде Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин.

Исегезгә төшерәбез, «Служение» Бөтенроссия премиясе финалына Татарстаннан ике проект чыкты. Алар җиңү өчен бөтен Россиядән 100 дән артык проект белән көрәшәчәк. Әйдәгез алар өчен тавыш бирик.


25
март, 2026 ел
чәршәмбе

Совет утырышы вакытын күчерү турында

Хезмәт ветеранының 8 оныгы бар, алар бабаларын һәм әбиләрен уңышлары белән сөендереп торалар

25 мартта Россиядә почта открыткасының туган көне билгеләп үтелә-нәкъ менә шушы көнне 1872 елда беренче открытка әйләнешкә чыга

Янаулар юк, әмма халык өчен тәкъдимнәр төзелгән

Клавдия Петровнаның авыр тормыш юлы илнең үткәне белән тыгыз бәйләнгән

Чүпрәледә ГТО фестивален ачу тантанасында алтын отличие билгеләре тапшырылды

2026 елның 19 мартында районның яңа чаңгы базасы территориясендә 2025-2026 уку елында Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы укучылары Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары үткәрелде.

Ярышлар төрле яшь категорияләрендә узды, бу һәр катнашучыга үз көчен һәм спорт рухын күрсәтергә мөмкинлек бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International