2026 елның 24 мартында 21 сәгатьтән 25 мартның 10 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Соңгы аралада гражданнарга массакүләм рәвештә "барлык пенсионерларга, янәсе, ашыгыч рәвештә социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә һәм пенсияләрен цифрлы сумга күчермәсеннәр өчен гариза язарга кирәк" дигән хәбәрләр тараталар. Әлеге хәбәрләр ялган, дөреслеккә туры килми.
Россия Социаль фонды пенсияләрне цифрлы сумга күчерми, һәм күчермәс өчен гражданнардан бернинди гаризалар да таләп ителми. Социаль фондның клиент хезмәтләрендә ялган хәбәрләрдә әйтелә торган гаризаларның махсус формалары юк.
«Россиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы булган «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсының оештыру комитеты чираттагы 2026 елгы конкурсны башлап җибәрү турында карар кабул итте
21 мартта бөтен дөньяда Халыкара урманнар көне билгеләп үтелә ― БМОның урманнарны саклау темасына багышланган еллык бәйрәм. Урманнарны саклауга төрле ысуллар белән ярдәм итәргә мөмкин. Мәсәлән, агачларны үзең утыртырга яки экологик программаларга иганә итәргә. Урман җирләрен саклау һәм торгызу буенча татарстанлылар актив катнашкан проектларның берсе Россия Почтасы һәм «Урманны сакла» урман торгызу сервисы тарафыннан оештырылган.
Электрон пенсия таныклыгы - традицион пластик таныклыкның, белешмә яки пенсия кенәгәсенең заманча цифрлы аналогы ул. Яңа формат пенсионерларга пенсия билгеләнгәнлекне кәгазь документлар күрсәтеп тормыйча гына электрон рәвештә расларга мөмкинлек бирә.
Электрон таныклыкта аның хуҗасы турында төп мәгълүмат: фамилиясе, исеме, атасының исеме, шәхси исәп номеры, пенсия төре, аның билгеләнү срогы һәм пенсионерның фотосурәте бар. Барлык мәгълүматлар Россия социаль фондының саклаулы мәгълүмат системасында саклана.
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2026 елның 23 мартында 22 сәгатьтән 24 мартның 10 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
2026 елның 24 мартында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан булуы көтелә.
2026 елның 1 мартыннан бердәм пособие билгеләгәндә алиментны исәпкә алу тәртибендәге үзгәрешләр үз көченә керде. Түләү сорап мөрәҗәгать иткән яки аны озынайтачак гаиләләргә яңа норма кагылачак. Ата-ананың алимент түләтү турында суд карары яисә суд приказы булмаган очракта, гаиләнең җан башына туры килә торган уртача керемен исәпләгәндә, Татарстан Республикасы буенча айлык номиналь хезмәт хакыннан (Росстат мәгълүматлары буенча) түбәндәге суммалар исәпкә алыначак: бер балага күрсәтелгән зурлыктан - 1/4, ике балага - 1/3, өч һәм аннан да күбрәк балаларга - ½ өлеш. Алимент суд тарафыннан билгеләнгән очракта, гаилә керемендә мөрәҗәгать итүче пособие билгеләүне сорап биргән гаризада күрсәткән фактта кергән суммалар гына исәпкә алына.
Фестиваль Татарстан Республикасында хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында узды
Муниципаль этапта 200дән артык бала катнашты, 40тан артык иҗади номер тәкъдим ителде.
Муниципалитет өчен, бөтен республика өчен кебек үк, язгы ташулардан һәм янгыннардан саклану мәсьәләләре аерым контрольдә тотыла