ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз беренче кысаларында республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юллама белән мөрәҗәгать итте.

(Казан, 21 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бары тик көчле Россия белән генә безнең республиканың, татарларның уңышлы үсешенә гарант була алуында ышаныч бар. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юлламасында белдерде. Бу – бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз беренче утырышының көн кадагына куелган бердәнбер мәсьәлә.


20
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Ирек Мөшәрәпов белән еш очрашабыз. Һәр вакытта да ул үзенең спорттагы уңышлары турында куанып сөйли. Быел гына да ул Россиянең Идел буе регионында үткән биш ярышта катнашкан, шуларның өчесендә төп кубокларга ия булган, калганнарында икенче һәм өченче урыннарны яулаган.


19
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

Илдәге иң зур интернет-кибетләрнең берсе 20гә якын исемдәге китапны сатуга куйган.

“Татарстан кроссы- 2017” дип аталган спорт бәйрәмендә быел 600 артык чүпрәлеле катнашты. Ике километрлы арада үз көчен сынап карарга теләүчеләр арасында ун яшьтән алып алтмыш яшькәчә райондашыбыз бар иде. Кросста катнашучыларны күреп, чынлап та, спорт яшькә карамый икән, дип уйлап куясың. Әлеге бәйрәм кысаларында авыл җирлекләрендә дә шундый чаралар узды.


18
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Россия күләмендә “Зур этнографик диктант” акциясе 3 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көнендә узачак. Татарстан халкы шулай ук мәдәни-агарту әлеге акциясенә кушыла.


14
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Кышкы чорда маллардан тотрыклы продукция алу өчен беренче чиратта тулы кыйммәтле азык запасы булу шарт. Истә Шуны тотып, быелгы җәй – көз айларында 12086 тонна катнаш азык, 7853 тонна печән, 40387 тонна сенаж, силос һәм 13462 47118 тонна тонна салам әзерләү бурычы куелган иде.

Юлларны тормыш артериясе диләр. Теләсә кайсы авылга барып чыксаң да, беренче чиратта йортларның һәм юлларның төзеклегенә игътибар итәсең. Юлларны авыл көзгесе дә дисәң, артык булмас. Чөнки нәкъ алар биредә яшәүчеләрнең яшәү дәрәҗәсен билгели сыман.


13
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Илдә 11 сентябрьне “Аеклар көне” буларак үттеләр билгеләп. Бу уңайдан районда да күп төрле чаралар оештырылды. Ул көнне спортчылар мини – футбол буенча район чемпионатын башлап җибәрделәр.

Быелгы көз үзенчә эшчәннәрен авыл сыный. Ике атнага соңгарып башланган урып – җыю эшләре әле дә тәмамланмаган. Тагын ун мең гектарга якын бөртеклеләрне җыеп аласы бар (26%). Әледән – әле килеп яуган яңгырлар ашлык сугу комбайннарына эш темпын җәелдерергә мөмкинлек бирми. Хәзер шикәр чөгендерен алу чоры да җитте. Терлек азыгы әзерләү эшләре дә дәвам итә. Гомумән әйткәндә, авыл җирендә бүген кылны кырыкка ярырдай вакыт.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International