29 апрельдә район мәдәният йортының спорт залында Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан район пенсионерларының IX Спартакиадасы үткәрелә.
Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында районыбызның «Акчарлак» бассейнында йөзү буенча районара ярышлар узды.
24 апрель көнне Чүпрәледә «Бердәм РОССИЯ» партиясеннән VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар сайлау өчен кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүдә катнашучылар белән очрашу узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь министрлыгы белән берлектә авыл хуҗалыгын үстерү өчен 2019 елга түбәндәге программаларны расладылар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республикада коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәтләренең эчке инфраструктурасы объектларын ремонтлау буенча чыгымнарын финанслашу программасының гамәлдә булуын искә төшерә.
Татарстанда 1 апрельдән санитар чистарту икеайлыгы старт алды.
Авыл халкының эшлекле активлыгын үстерү буенча чираттагы семинар-киңәшмә Городище авыл җирлегендә узды.
Үз эшләрен булдырган һәм булдырырга теләгән кешеләр һәр авылда да бар. Аларга ярдәм йөзеннән илкүләм һәм Татарстан Республикасында төрле программалар эшләп килә.
Быелгы язда районыбыз игенчеләре 66137 гектарда тырмалау үткәрергә тиешләр. Аның 12466 гектарын уҗым культуралары, 8804 гектарын күпьеллык үләннәр һәм 44867 гектарын туңга сөреп калдырылган басу мәйданнары тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коммерциячел булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә шуны хәбәр итә, җир асты суларын чыгару максатында байлыкларыннан файдалануга скважиналарны лицензияләү мәҗбүри процедура