ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2024 ел
җомга

19
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2024 елның 18 декабрендәге 42 номерлы карары белән дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының кырык икенче утырышы чакырыла.


18
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

2025 елда Чүпрәле муниципаль районы территориясендә эшчәнлек алып баручы барлык мәгариф учреждениеләрендә һәм мәдәният учреждениеләрендә хезмәт күрсәтү шартлары сыйфатын бәйсез бәяләү планлаштырыла.

Татарстанда Гаилә елында меңнән артык чара узган. Ел тәмамлана, әмма гаиләләргә ярдәм итүгә һәм төбәктә гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән эш дәвам итәчәк.

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, гаилә башка төбәккә күченгән очракта, бердәм пособие алучы ата-аналарга бу хакта Россия Социаль фондына хәбәр итәргә кирәк. Түләүләрне алуның мондый шарты пособиегә хокукның, шулай ук аның күләменең конкрет төбәктә яшәү минимумы буенча билгеләнүе белән бәйле. Башка яшәү минимумы булган субъектка күченгәннән соң пособие түләү туктатыла. Аны дәвам итү өчен ата-аналарга яңа урында акча алуны яңадан рәсмиләштерергә кирәк. 


16
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген,16 декабрьдә, Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов катнашында «Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү һәм аларның нәтиҗәләрен киметү чараларын гамәлгә ашыру турында»гы мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.

Укытучылар ачык дәресләр, мастер-класслар үткәрделәр.

Татарстан Республикасында эшләүче 45 620 кеше авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә түләү ала. Әлеге хокукка картлык яки инвалидлык буенча хезмәт пенсиясе алучы,  авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эш стажы булган  эшләмәүче пенсионерлар ия.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International