Татарстан Республикасы һәм Чүпрәле оешу көне уңаеннан районы муниципаль район башлыгы Александр Шадриков кубокларына автокросс буенча ярышлар булып үтте. Анда биш старка пилот чыкты.
Гадәттәгечә ярышларда Чувашия Республикасыннан һәм Сембер шәһәреннән бик оста спортчылар килгән иде. Районыбыз данын танылган автоузышчы Нияз Хафизов яклады. Мәйданда Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт Гимнары яңгырый. Ярышлар әләмен күтәрү хокукы Сембер шәһәреннән килгән 19 яшьлек Ләйсән Сәнатулловага бирелде. Район башлыгы Александр Шадриков автоузышчыларны тамашачыларны һәм бәйрәм белән котлап, спортчыларга уңышлы финишлар теләде. Өч Пилотлар этапта 450 метрлы трассаны алтышар мәртәбә үтеп, финишка беренче килергә тиешләр иде. Кызганыч, беренче этапта ук Ләйсән Сәнатуллованның машинасы бәрелеп техник зыян күрде чыкты һәм трассадан. Икенче этапта да 73 саны астында ярышучы Сембер спортчысы Илья Пуньконың машинасына ут каба башлады һәм ул үзенең да ярышын туктатырга мәҗбүр булды. Мәйдандагылар бигрәк тә Чүпрәле спортчысы Нияз Хафизов өчен җан аттылар. Беренче өченче яулаган урынны якташыбыз этапта, икенчесендә бөтен көндәшләрен шактый ук артта калдырып финишка беренче килде. Хәзер инде ярыш нәтиҗәләренә бары тик өченче этап кына тулы ачыклык кертергә тиеш иде. Тамашачылар да Нияз Хафизовның чемпион булачагына зур өмет баглады. Уңышлы гына старт алып беренче борылышка кадәр берничә метр чамасы гына калганда Ниязның “77” санлы машинасы көтмәгәндә тизлекне югалта башлады. Бу ул финишка этапта өченче килде. Сәбәбе Моның күпләрне хафага салды, билгеле. Ни кызганыч, машинаның бер тәгәрмәче тишелгән булып чыкты. Ярышның барлык нәтиҗәләрен барлап караганнан соң беренче һәм өченче этапларда беренче, икенче этапта икенче урынны яулаган семберле Владимир Аничкин әлеге ярышларның чемпионы булды. Да Шуны искәртим, моңарчы барлык узышчыларның да төп көндәше булган Россиянең спорт остасы Сергей Аничкин бу ярышларда катнашмады. Комментатор белдерүенчә, аның машинасын чираттагы кроссларда катнашу өчен әзерләү эшләре әлеге тәмамланмаган икән. Шулай да аның энесе Владимир бу кроссның төп кубогына ия булды. Икенче һәм өченче урыннарны Нияз Хафизов белән Чувашиядән килгән спортчы Максим Кудряшов бүлеште. Район башлыгы Александр Шадриков аларга кубоклар, Грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырды. Ул көнне мәйданда “Нурлы” кафесы хезмәткәрләре буфет та ачканнар иде. Тамашачылар кайнар чәй, кулинария тәм – томнары һәм кыздырылган ит белән сыйланды.