Район үзәгендә “зебра” ларны яңарттылар

2017 елның 25 августы, җомга

Юллар караганны ярата.

 Андагы билгеләрне һәм тамгаларны яңартып тору юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген тәэмин итүдә төп рольне үти. Шушы максаттан район үзәгендәге юлларны тиешле дәрәҗәдә тоту буенча җаваплылыгы чикләнгән “Фламинго” җәмгыяте даими кайгыртучанлык күрә. Әле шушы көннәрдә генә җәяүлеләр кичүе өчен билгеләнгән урыннарда юл тамгаларын яңарттылар. Тиздән уку елы башланып балаларның мәктәпкә йөрүләрен дә исәпкә алганда, бу бик мөһим чара. Аннан соң вакыт көзгә табан авышкан саен көннәрнең кыскара баруы да җәяүлеләрнең иминлеге өчен беркадәр дәрәҗәдә куркыныч тудыра. Яңартылган юл тамгалары шоферларга да яхшы күренә. “Әле көннәр эссе тора, шуңа күрә тамгалар ясау өчен дә бик кулай”-, диләр фламингочылар. Юллардагы тамгалар һәм билгеләр ел саен яңартылып тора. Әмма вакыт үтү белән алар бөтенләйгә диярлек юуылып юкка чыга. “Автотранспортчыларның һәм җәяүлеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген саклау өчен район юлларындагы хәрәкәтнең иминлеген тәэмин итәргә кирәк”,- ди ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев. “Һава торышы факторларыннан тыш, хәрәкәтнең ешлыгы, бигрәк тә шипалы тәгәрмәчле автомашиналар арткан саен юл тамгаларының “гомере” кыскара бара. Монда иң тотрыклы технологияләр дә әллә ни көч күрсәтә алмый”,- диләр “Фламинго” эшчеләре

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International