Чүпрәледә тәүлек саен һәр сыердан уртача 16,6 килограмм сөт җитештерелә

2017 елның 23 августы, чәршәмбе

Район хуҗалыкларындагы товарлыклы – сөтчелек фермаларда тәүлек саен һәр сыердан уртача 16,6 килограмм сөт җитештерелә. Көн саен тулаем 75,3 тонна сөт савыла. Бу күрсәткеч үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике тонна чамасы артыграк. “Цильна” җәмгыяте, “П.В. Дементьев исемендәге” агрофирманың Яңа Уби, Саплык, Кече Уби, “Ак Барс Чүпрәле” агрофирмасының Түбән Каракитә, Яңа Кәкерле, Иске Кәкерле, Шланга, Яңа Элмәле, Городище һәм Татар Бизнәсе филиалларында да үткән елга караганда сөт җитештерүне яхшырттылар. Җәйге лагерь чоры тәмамланырга да күп вакыт калмады. Сөт терлекләрен җылы һәм төзек биналарда кышлату максатыннан ремонт эшләрен дә тәмамларга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International