Нинди генә юк бәйрәмнәр хәзер?! “Эчсәң чәй – күңелдә җәй”, дип Зур Аксу авылы халкы үткән шимбәдә “Чәй бәйрәме“ уздырды. Биредә авыл халкы йортларга сыйфатлы су килүне әнә шулай билгеләп үтте.
Чынлап та бу көнне һәркемнең күңелендә җәй иде. Өйләргә сыйфатлы эчәр су килү бер шатлык булса, бәйрәм мизгелләре аны тагын да күтәреп җибәрде. Ә иң тәмлесе беләсезме нәрсә булды? Әлбәттә, чәй! Төрле үләннәрдән ясалган чәйнең тәме искиткеч иде. Кайнар коймак, тәмле камыр ризыклары, яңа бал, җиләк-җимеш кайнатмалары, бакчадан гына кыяр-помидорлар өзелгән һәм башка бик күп тәм-томнардан табыннар сыгылып торды.
Районда авыл халкын сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итү моннан өч ел элек тормышка ашырыла башлады. Күптән көтелгән уңайлык чиста су белән тәэмин итү дәүләт программасына таянып эшләнелде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та республика казнасыннан ярдәм бирдерде. Шуннан бирле 219 чакрым су торбалары сузылды. Иң беренчеләрдән булып, чишмә суыннан Городище авылы файдалана башлады. Агымдагы исә елда, алты авылда, шул исәптән, Зур Аксу авылында да су кертү эшләре алып барылды.
Зур авылында 800ләп Аксу кеше яши. Авылда мәктәп, медицина, полиция йорты, клуб эшли, ике милләт: татар халкы һәм чуаш тату гомер кичерә. Бүгенге көндә 120 хуҗалыкка су кертелгән. Бу йортларда яшәүчеләр ерактагы чишмәгә яки гомуми колонкалардан су ташу мәшәкатеннән котылды.
Эшләрне ТРның газлаштыру фонды җитәкчелегендә «Альтаир-1» һәм «Рамводинвест» компанияләре чыкты башкарып.
Район башлыгы Александр Шадриков авыл халкын бәйрәм белән котлап, республика программалары нигезендә авылдагы тормыш шартларының соңгы елларда күзгә күренеп үзгәрүен, уңайлануын әйтеп узды.
–Рөстәм Президентыбыз Миңнехановка рәхмәт. Аның җитәкчелегендә авыл кешесенең яшәеше, тормышы көннән-көн җиңеләя. Юллар, социаль-мөһим объектлар төзелә. Инде менә “Чиста су” программасы буенча гына да безнең районда күп эшләр башкарылды һәм ул дәвам итәчәк,-диде Александр Шадриков.
Бәйрәм кунагы ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин да Чүпрәледә 219 чакрым су торбалары сузылуны, районнан Казанга кадәр булган ара белән чагыштырып күрсәтте. Халык җыеннарында күтәрелгән мәсьәләләрнең әкренләп тормышка ашырыла баруына куанычын белдерде, Зур бәйрәм белән Аксу авылы халкын котлады.
Чарада ТРның газлаштыру фонды җитәкчесе урынбасары Зөлфәт Гимадиев та катнашып, изге теләкләрен җиткерде.
Авыл халкы да, үз чиратында, башкарылган эшләргә бик рәхмәтле. Республика, район җитәкчелегенә олы хөрмәт, рәхмәт сүзләрен исә һәммә кеше исеменнән авылдагы ветераннар советы җитәкчесе Виктор Лухманов әйтеп үтте.
Бу көнне Александр Шадриков авыл җирлеге башлыгы Алексей Храмовка ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәтен һәм Чүпрәле муниципаль район башлыгының Рәхмәт Хатларын Ринат Гайзатуллинга, ТР Газлаштыру фонды җитәкчесенә, подрядчы компания хезмәткәрләренә тапшырды.
Бүләкләүләрдән соң су тантанасы җибәрү булды. Аны да Аксулылар Зур матур итеп эшләгәннәр. Авыл мәдәният йорты алдында тимердән эшләнгән зур самовар краныннан чишмә суы акты, чәйләр куелды.
Чара кысаларында агымдагы уку елында беренче сыйныфка баручы сабыйлар да хөрмәтләнде. “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында җитәкчеләр аларга мәктәп кирәк-яраклары тапшырды.
Бәйрәм белән фольклор ансамбльләр чыгышы дәвам итте. Кунаклар, авыл халкы һәммәсе тәмле чәйләрдән, сыйлардан авыз итте.
Сүз уңаеннан, календарьда күптөрле бәйрәмнәр белән беррәттән, “Чәй көне“ дә билгеләп үтелә. Ул көненә 15нче декабрьнең билгеләнгән.