Чишмә (хикәя)

2017 елның 23 августы, чәршәмбе

Тәмле сулы ак чишмә.

Тау астыннан тишелеп да чыккан, челтер-челтер килеп , үзенә генә хас моңлы көй көйләп, ага да ага. Тау Ул астыннан, ташлар арасыннан, юллар ерак уза-уза, җир өстенә ашкынып ,күпме кыенлыклар кичереп ,тирәндә яткан каты токымнарны әйләнеп, үз юлын ярып килеп чыккан иде. Әйе, башка эздән китмичә, бары үз мөлдерәмә улагыннан,көмештәй ак суын кояш нурларында чайкый-чайкый, иреккә чыгып агар өчен аңа җиңел булмады. Тәмле, шифалы суын һәр теләгән кешеләргә, киек кошларга, сусаган җанварларга эчерер ашкынуы иде аның өчен . Тирә ягында үсеп киткән таллар, кипарис куаклары кебек, тезелеп киткәннәр дә тамырлары аша шифалы судан тукланып, чишмәгә сихри матурлык өстиләр сыман. Һәр иртәдә су эчәргә сайрар килгән кошлар, сандугачлар сыгылмалы тал чыбыгына кунып тирбәлә-тирбәлә, җәй буе җыр суздылар. Көз исә җиткәч, туган җирләрен калдырып, җылы якларга очканда, белән чишмә саубуллашып, туйганчы суын эчеп, канатларын чылатып ерак юлга шуннан китәләр иде... Чишмә һаман үзенең җырын көйли-көйли ага да ага. Челтер-челтер, чер-черр,чер-черр...

                                                       ****

Тик... Табигатьне дә замана җилләре читләтеп үтми икән. Чишмәне дә шундый язмыш кагылмый узмады. Бер дә көтмәгәндә, тау өстендәге болынга зур-зур китерделәр машиналар, төзелеш эшләре башланды. Бу урыннан юл үтәчәк, дип белдерделәр. Сылу таллар, ак каеннар, кайсылары киселеп, кайсылары авыр тәгәрмәчләр астында калып, тиз арада юкка чыкты. Кара җир катламын казып алып , аның урыны белән таш читтән кайтарылган тутырылып, бик пөхтәләп, юл төзелеше машиналары белән катлам-катлам таптатып итеп куелды.Җырлый-җырлый аккан чишмә мәңгегә таш астында калды.

Бу хәбәрне ишеткән авыл картлары, аксакаллар җыелып :” Чишмәне ябу Аллаһыбыз каршында зур гөнаһ,” – дип кисәттеләр. Юл узасы урынны күчереп,башка җирдән төзү турында сүз дә алып бардылар. Ләкин бу якларның булган хуҗасы , үзен “зур түрә” итеп хис иткән кешенең сүзе бер булып калды: “Юл шуннан узачак !” – диде “УЛ”.

                                                    ****

Чишмә җир асты сулары кабат кабырчыгына яшеренде. Бер уйлаганда , тын гына ятасы да ятасы, бер дә нигә игьтибар итмичә шунда яшисе иде... Юк шул. Иреккә чыгып, җир өстенә, бар тереклеккә биреп шифасын, һәр юлаучыга татлы, шифалы суын эчертеп, һәр таңда килгән кошлар белән җырчы челтер-челтер килеп агасы килә иде аның. Җир Өстендә олы тау токымы яткан куенында көрәш башланды. Җиңел булмавын белсә дә чишмә олы эшкә кереште. Ул, җиңәчәгенә ышана иде...

                                                    ****

Юл төзелеп бетте. Матур итеп тасмалар кисеп ачу тантанасын билгеләп үттеләр. Бу эшләрне башкарып чыккан башлыкка мактаулар зур булды, олы бүләкләр тапшырылды. Шома юлдан йөрүчеләр шат иде, билгеле, тик чишмәне сагынучылар да аз булмады.

                                                    ****

Хастаханәдә булырга туры килмәсә дә, “УЛ” бүген шунда барырга уйлады. Табибына Күзләр. Менә ничә айдан бирле күзләре күрүе начарайганнан начарая бара иде. Озаклап Табиб, кабат-кабат карасада, авыруның кайдан килеп чыгуын төгәл генә әйтеп бирә алмады. Ниндидер дарулар язып, күзләргә салып дәвалау курсы турында аңлатып җибәрде, яңадан килеп күренү кирәклеген әйтте.

Кабат күренергә килгәч,операция ясарга кирәк, диделәр. Табибларның барлык күрсәтмәләрен дә алар кушканча үтәргә тырышты, операциясен вакытында дә ясатты. Бик күп хастаханәләр бусагасын таптады “УЛ”. Ләкин, дәваланулар да, бер-бер артлы ясалган операцияләр дә көткән нәтиҗәне бирмәде. Күзләре бөтенләйгә күрмәс булып сукырайды. Аптырашта калган якын туганнары күрәзәчегә барып карарга киңәш иттеләр... Күпне күргән олы яшьтәге күрәзәче сорауга җавабын озак көттерми, эчке сиземлегенә таянып, кыска, ләкин аңлаешлы итеп әйтеп бирде: “УЛ” изге чишмәне агуыннан туктаткан, шуның җәзасын кичерә”,- диде...

                                                      ****

Җир асты сулары җыела-җыела, бергә берләшеп, өскә чыгу юлын эзләде. Бер юлыңнан ярган аерылып, яңа эздән китүе бердә җиңел түгел шул. Тик язмыш җилләре ул табигатьтә, дә кешеләрдә дә бер үк төсле икән. Уйласаң – табигатьне дә, кешеләрне кеше дә куллары җәберсетә, кыерсыта, түбәнсетә бит. Кешеләр мондый чакларны ачы язмыш дип кабул итә, көмеш төсле ак, диңгез суы кебек тозлы күз яшьләрен чыгарып, кайсылары күрсәтмичә кешегә генә, кайсылары, киресенчә , кычкырып, елый-елый йөрәк әрнүләрен басарга тырыша. Табигать Ә ? Еламый дисезме? Юк, ялгышасыз. Табигать тә елый, әле ничек кенә! Язлар саен туган якларына кайткан кошлар чишмә урынына киләләр дә, кунып сайраган талларын, каеннарын сагынып, эзли-эзли очып әйләнеп, таба алмагач китеп баралар ... Табигатьнең бу күзгә күренмичә,ләкин сулкылдап елавы ...

Үтү Вакыт белән җир асты сулары яңадан бәреп чыкты. Ташлар астында калган бар чишмә көчен туплап, күзләрне чагылдырган кояшлы җәйге иртәдә тәүге тапкыр, җирнең гүзәл табигатен тулыландырып, беренче ясаган адымын яшь баладай, агып китте.Чуерташларны юа-юа, челтер-челтер килеп , инешкә таба юл алды...

Беренчеләрдән булып көмеш сулы чишмәдән киек кошлар, авыз итеп, туйганчы су эчтеләр. Һәм, бер-сулы берләренә саф чишмә турында хәбәр иттеләр. Олы юлдан читтәрәк булган чәчәкле болын аша сукмак салынды. Шул якка күрсәтеп уклы такта кадап куйганнар. Узгынчы мосафирлар биредән үткәндә шифалы суны авыз итмичә китмәделәр. Чишмә турындагы хәбәр бик тиз таралып өлгерде. Утырып ял итеп алу өчен өстәл белән эскәмия җайлап куйдылар, суга килүчеләр бер дә өзелеп тормады.

Көннәрдән бер көнне, янына чишмә, төрле җиһазлар, төзелеш материаллары төягән машиналар һәм осталар килеп төште. Тиз арада эш башлап, санаулы вакыт эчендә, чишмәгә әкияти корылма төзеп куелды. Биш почмаклы күшәк өстән караганда йолдыз формасын кабатлап, матурлык искитмәле биреп тора. Почмакның һәр ягыннан дугалап эшләнгән ишек уелмалары . Корылманың өстендә, ягына кыйбла каратып, алтын белән капланган, мәчет манараларындагы кебек, ярым айлы шпиль куелган. Су ага торган торбасы көмеш төсле ялтырап торган тутыкмас тимердән эшләнгән. Корылманың тирә ягы аяк тайдырмас ташлардан түшәлгән. Инешкә төшә агып торган улакның ике ягыннан да өчәр рәт агачлар утыртып куелган. Таллар белән каеннар янына туя агачы да өстәлеп соклангыч бер манзара хасил булган. Чишмә тирәсен уратып алган тимер койма өстенә бу гүзәл корылманың паспорты эленгән. Алтын төсле хәрефләр белән “ШИФА ЧИШМӘСЕ” – дип язып, корылманы эшләткән кешенең исем, фамилиясе һәм кара күзлекле берәүнең фоторәсеме эленгән . Рәсемдә – “УЛ” иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International