1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең беренчеләре бүләк алды

2017 елның 19 августы, шимбә

Быел Иске Чүпрәленең 1 номерлы урта мәктәбенә 38 сабый беренче сыйныфка укырга барачак. Шушы көннәрдә аларга район башлыгы Александр Шадриков уку кирәк – яраклары куелган сумкалар тапшырды. 

Әлеге балалар ул көнне үзләре белем алачак мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап керде. Бу минутларда аларның кулларыннан тотып килгән әниләре дә зур дулкынлану кичерде. Шугырак балалар сәхнә янына төзелеп баскач та беркадәр хәрәкәтләнеп үзләрененең сабыйлыкларын күрсәттеләр. Тиздән, бик тиздән мәктәп тормышы башланачак, аларга карата беркадәр тәртип таләпләре дә үзгәрәчәк. Укытучы апалары аларга уку – язу, фән нигезләренә төшенү серләрен аңларга ярдәм итәчәк. Александр Валерьевич балаларга гел бишле билгеләренә генә укуларын, мәктәпне, үзе яшәгән районны һәм Ватанны яратуларын теләде. “Балалар безнең киләчәгебез, аларны дөрес тәрбияләү өчен әти – әниләргә дә бик нык тырышлык куярга туры килә. Барыгызга да нык сәламәтлек һәм уңышлар телим”,- ди район башлыгы. Әти – әниләр исеменнән өч бала анасы Надежда Васильева сүз алды. Ул уку елы башланыр алдыннан балаларга шундый бүләк тапшырулары өчен район башлыгына ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International