Еллар саный гомер иртәсен

2017 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

Кеше гомерен нигәдер еш кына ел фасыллары белән чагыштыралар. Дәрте Яшьлек белән янып-көеп, җәйләрне уздырып, иллене тутырып йөргәндә кинәт кенә өлкәнәю, гомер көзенә якынлашу кебек сүзләр белән күңелгә моңсу чал йөгертәләр. Ныклабрак Ә уйлап карасаң, көз – салкынын ул да, җылысын да, муллыгын да матур төсләргә күмгән кабатланмас бер чор.

Моннан нәкъ 50 ел элек, иң матур җәй аеның чагында, Кече Чынлы авылында гади генә тормыш алып баручы Исмәгыйль абый һәм Заһирә апалар гаиләсендә, икенче бала булып, тагын бер кызчык дөнья яңгыратып аваз сала.

Авыл мәктәбен яхшы билгеләргә генә тәмамлап, югары белем алу максатыннан, 1984 елда, Альбина Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә. Аны уңышлы гына тәмамлый һәм яшьлек дәрте ташып торган кыз үзенең туган мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә кайта.

Ел еллар артыннан үтәләр сиздермичә. Альбина Исмагиловна балаларга рус теле һәм әдәбияты буенча белем бирүнең 28 нче елы үтеп бара. Аның төп максаты: рус теле аша фәне кешеләрне яратырга өйрәтү, укучыларында намуслылык, киң күңеллелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү; грамоталы, белемле шәхесләр чыгару.

Хезмәтенең гүзәл нәтиҗәсе–укучыларының район күләмендә олимпиадаларда җиңүе, да алай гына түгел, республика олимпиадаларында көч сынашулары. Бүген дә ул дәресләрендә алдынгы технология элементларын кулланып эшли, укучыларны иҗади яктан үстерү юлларын эзли.

Сыйныф җитәкчесе буларак, Альбина үзенең балаларына культуралылык, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияли, сынаулар югалып алдында калмаска, гадел булырга өйрәтә. Борчуларны Килеп чыккан ата - аналар белән бергәләп хәл итәргә тырыша.

Ул белем биргән, тәрбияләп укучылары–күпләгән чыгарган профессия кешеләре бүген дә аны үзләренең якын дуслары, киңәшчеләре дип саный.

Әйе, барлык тормыш борчуларын оныттырып торырга аның мәктәбе, яраткан фәне, укучылары бар. Рус телен һәм хезмәт әдәбиятын укытуга багышлаган юлының 22 елга якыны укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасында да үтә. Тырыш хезмәте мәктәп администрациясе, район мәгариф бүлеге, Татарстан Фән һәм Мәгариф министрлыгының Почет грамоталары белән бәяләнә.

Ул Узган гомер, үткән – аны үзгәртеп булмый, киләчәккә баглап ә менә өметләр, планнар корып, ниятләр ниятләп була. Да Шуңа без, хөрмәтле коллегабызга киләчәгенең якты, матур, тулы бәхет таңнары булуын телибез. Бар хыяллар тормышка ашсын, тигезлектә, балаларның иң кадерле булып әнисе саулыкта, байлыкта озын гомер язсын кичерергә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International