Чүпрәле игенчеләре уракка төште

2017 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

Авылда вакыт-урып-җыю кызу башланды. 2 августта “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасы, район хуҗалыклары һәм җәмгыятьләре арасында беренчеләрдән булып, уракка төште. Икмәк язмышы, муллыгы-игенче-механизаторлар табыныбыз һәм уракта катнашучылар кулында.

Без “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасының өченче номерлы участок басуына килгәндә, комбайннар кышкы бодай суктыра иде. Илмас Нигъманов, Айрат Җәлалов (ярдәмчесе Әхмәтҗанов Фәннур), Камиль Камалов җитәкчелегендәге “Нью-Холланд” һәм Фәнис Хәйруллин җитәкчелегендәге “Класс-Мега” комбайннары 28 гектар мәйданны биләгән кышкы бодай басуында эш башлаганнар иде. Суктырылган ашлыкны ындыр табагына ташу “КамАЗ” автомобильләрен идарә итүче шоферлар Илфат Сәнатулловка һәм Фәнис Әмирхановка йөкләнгән.

“Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасы директоры урынбасары Тальгать Халитов әйтүенчә, быел агрофирма бөртекле буенча һәм бөртекле-кузаклы культуралар 16000 гектар мәйданны били. Моңа өстәп әле тагын 800 гектардан артык мәйданда көнбагыш һәм 600 гектар мәйданда рапс культуралары уңышын җыеп аласы бар. Агымдагы уракта агрофирманың 21 комбайны эшләячәк. Бер комбайнга уртача 800 гектар мәйданда эш башкарырга туры килә.

-Механизаторлар үз бурычларын яхшы беләләр. Көч куеп, тир түгеп үстергәнне югалтуларсыз җыеп алу өчен һәр комбайнчы-механизатордан бөтен тырышлыкларын кую таләп ителә.

Элек елларда да бездә урып-җыю звеносы бердәм һәм көйле эшли иде, быел да егетләр сынатмаслар дип уйлыйм. Алар һәр сәгатьнең кадерен белеп, тырышып куялар хезмәт. Ә бит алда - зур күләме эш, вакыт ә ашыктыра - ди Тальгать Халитов.

Басуның уңышы да ярыйсы күренә. Әлегә һәр кышкы бодай басуының гектарыннан 31 центнер уңыш чыга. Уңган комбайнчыларның уртак тырышлыгы белән бер көндә 530 центнер ашлык “Борындык” элеваторына озатылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International