Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында урып-җыю кампаниясенең үзенчәлекләре турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Николай Титов, Илдус Габдрахманов, Таһирҗанов Тәлгать, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыклары катнашты, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
«Урып-җыю эшләре һәр җирдә август башында старт ала. Урак сузылырга озакка охшап тора. Комбайннарның тәүлек буе эшләвенә исәп тотарга кирәк», – диде Николай Титов.
Министрның беренче урынбасары районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыкларына комбайчылар өчен кызыксындыру чаралары булдыру системасын эшләргә кушты. «Коры ашлык булмаячак, – дип ассызыклады ул, катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Киптерергә кирәкле якынча ашлык күләмен хәзер үк санап куйсагыз да була».
Илдус Габдрахманов уздырылган агротехник чаралар һәм аларның авыл хуҗалыгы культураларына йогынтысы турында сөйләде. Түбән күрсәткечләр Лаеш, Әгерҗе, Ютазы районнарында булуы әйтелде.
Тәлгать Таһирҗанов киңәшмәдә катнашучыларга республиканың ашлык җыю паркының торышы турында мәгълүмат бирде. «Үзегездәге техниканы тагын бер кат тикшерегез, проблемалы урыннарны хәл итү һәм аларны юлларын билгеләгез», – ул диде.
Киңәшмә барышында шулай ук ашлык кукурузының, көнбагышның өлгерү һәм ашлык ташу мәсьәләләре дә каралды, хәбәрдә диелә.