Татарстан территориясендә янгын куркынычы янаган чор урнашуы сәбәпле, Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре урманнарны авиация ярдәмендә тикшерә башлады, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте. Авиапатруль АН-2 очкычында башкарыла. Белгечләр күктән урманнардагы вазгыятьне һәм янгын куркынычы кагыйдәләрен бозу очракларын тикшерә.
Кичә, 27 июльдә, һава патруле вакытында республиканың Питрәч һәм Минзәлә районнары авыл хуҗалыгы җирләрендә 2 төтенләп утыручы урын ачыкланган. Аларның координаталары кичекмәстән төбәк диспетчерлык пунктына тапшырылган.
Авиация патруле шулай ук урманнарның санитар торышын күзәтү һәм корткычлар тупланган урыннарны, урман авыруларын белү максаты белән оештырыла.