Җәй - иң матур чор. Каникулларда Балалар, төрле лагерьларда ял итәләр, сәламәтлекләрен ныгыталар. Район “Акчарлак” балалар лагерында да бүгенге көндә өченче сменада 83 бала ял итә.
Лагерь тормышы үзенә бер күңелле, биредә балаларның ялларын кызыклы һәм файдалы итәр өчен төрле чаралар үткәрелә. 26 июль көнне биредә Юл йөрү хәрәкәте кагыйдәләре көне үтте. Әлеге көн уңаеннан “Акчарлак” балалар-сәламәтләндерү лагерында ял итүче балалар белән очрашуга район эчке эшләр бүлеге ветераннары Иван Чамин, Шакиров Фариз, Казан шәһәре “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе территориаль идарәсенең Буа бүлеге начальнигы Анна Сергудаева, райондагы ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев килгән иделәр.
Чара юл йөрү кагыйдәләренә багышланган видеоролик күрсәтү белән башланып китте һәм балаларның чыгышлары белән дәвам итте. Аннан соң балалар һәм килгән кунаклар ике командага бүленеп “Юл йөрү кагыйдәләре-2017” темасы тест-сорауларга буенча җаваплар бирделәр.
Килгән кунаклар Иван Чамин, Шакиров Фариз, Айрат Хуҗиев балалар алдында чыгыш ясап, хезмәтләре үзләренең турында сөйләделәр, юл йөрү кагыйдәләрен белүнең мөһимлеген ассызыкладылар.
Чараның икенче өлешендә исә балалар Дельфиннар, Китлар, Карасьлар командаларына бүленеп көч сынаштылар. Бик кызыклы һәм Биремнәр мавыктыргыч итеп оештырылган иде. Өлкән вожатый Сергей Мутин бәйрәмне бик оста алып барды, биредә бер генә бала да тормады тик, командалар ярышканда, аларга җанатарлар көч биреп, ярдәм итеп торды.
Соңыннан Анна Сергудаева чарага нәтиҗә ясап, балаларга Казан шәһәре “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе территориаль идарәсенең Буа бүлеге тарафыннан бүләкләр тапшырды. Бәйрәм соңында килгән кунаклар балалар белән истәлеккә фотога да төштеләр.
ФОТОРЕПОРТАЖны ссылкага басып карый аласыз