Россия Хөкүмәте ипотека бурычы булганнарга ярдәм йөзеннән 2 миллиард сум акча бүлеп бирде. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган карар Хөкүмәт порталында басылып чыккан.
Әлеге акча Россия Хөкүмәте резерв фондыннан Төзелеш министрлыгына бүленә, дип хәбәр ителә. Әлеге чара яңа кимендә 1,3 мең ипотека кредитын җайга салырга – реструктуризацияләргә ярдәм итәчәк.