Җәйне күреп булырмы?

2017 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Бу сорау көннәрдә бүгенге һәркемне борчый. Безнең өчен әле моңа “мал-туарга азык хәзерләнмәгән, бәрәңге икән черемәсме, иген булырмы”, дигәннәре дә өстәлә.

Үз гомеремдә беренче тапкырдыр мөгаен, быел июль аенда өйне ягып җылыттык. Һәрхәлдә, июль элек аенда әнинең дә, дә әбинең, үземнең дә мич якканымны хәтерләмим. Икмәк пешерү өчен мич ягыла иде, анысы, әмма ул көннәрдә өйгә кереп булмый иде, эсселектән. Монысы әле бер хәл. Хәбәрләрне күзәтеп баручылар ишеткәндер, тирә-якта, Татарстан, күрше өлкәләрдә, җил-давыл, боз кешеләргә күпме афәт китерде. Ульян шәһәренең кайбер урамнарын су басуны 1нче канал күрсәтте, хәтта. Ки Шөкер, бездә ул күренешләр күзәтелмәде, Аллаһ сакласын! Койларда сулар җир белән тип-тигез инде, анысы. Шулай булмый ни, район гидрометерология үзәге июль башындагы бер бер көндә айга туры килә торган явым-төшем нормасының җиргә төшүе турында белдерде.

Инде Питрау да үтеп китте. Дөрес, ул көнне яңгыр күзәтелмәде. Питрауга бәйле сынамышларга караганда, бу көнне аяз булса, җәй яңгырсыз булачак, имеш. Әмма, сынамыш кына түгел, синоптикларның прогнозы да минут саен алмашынып тора хәзер. Тик шулай да кояшлы җәй көннәренең әле булачагына ышанасы килә. Бер галим аналитик “табигать үзе регулятор, ягъни көйләүче”,-ди. Безгә әлбәттә килешергә һәм яраклашырга гына кала. Бер карасаң, чишмәләр кипкән иде–су булды менә! Корылык әйләнеп-әйләнеп сынады – быел исә яз-җәйне яңгырлы күрдек. Җырларда бит җырлыйлар әле, “Тышта буран булса, булсын, өйдә буран булмасын!”, дип. Шуның кебек, яуса-яусын, тыныч булсын өйдә да, хәвеф-хатәрләре урап үтсен. Ә сорауга җавап итеп “Булачак әле җәй”, диясе килә. Һәрхәлдә, һава торышын күзәтеп баручылар коры, әссе көннәрнең август аена туры киләчәген фаразлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International