Татарстанның 4 укучысы ике һәм күбрәк предметтан БДИны 100 баллга тапшыра алган

2017 елның 26 июле, чәршәмбе

Быел Татарстанда ике һәм аннан күбрәк предметтан бердәм дәүләт имтиханы буенча 100 баллны 4 укучы җыйган. Былтыр берәр имтиханын булса да 100 баллга тапшыручылар 135 булса, быел алар - 123. Әлеге мәгълүматларны бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җиткерде.

Мамадыш шәһәренең академик Вәлиев исемендәге 2 нче лицей укучысы Алинә Нурмиева рус теле буенча БДИ һәм биологиядән 100 балл җыйган. Казанның 177 нче лицее укучысы Алмаз Дәүләтшин химия биология имтиханнарын буенча һәм бер хатасыз эшләгән. Казанның Идел буе районы 139 нчы гимназиясен тәмамлаган Гыйльметдинованың Илсинә рус теле, химия, биология буенча имтиханнары 100 балл дәрәҗәсендә бәяләнгән. Бөгелмәнең 16 нчы сыйныфы укучысы мәктәбенең чыгарылыш Анастасия Золотухина да рус теле, химия һәм биология буенча имтиханнарын 100 баллга тапшырган.

Әйтергә кирәк, Татарстанда рус теле буенча 100 баллга ия булучылар кимегән - 88 дән 51 гә калган. Математиканың профильле юнәлеше, география буенча да 100 балл алучылар кимегән. Былтыр математиканы 100 баллга 16 тапшырган кеше булса, быел - нибары берәү. Географиядән 2016 елда 100 баллны 6 укучы җыйган, быел берәү дә юк. Аның каравы, физика (3 тән 5 кә кадәр арткан), химия (8 дән - 21 гә), биология (4 тән - 14 кә кадәр), информатика (8 дән - 23 кә кадәр), рус әдәбияты (2 дән 7 гә җиткән) буенча уңай динамика күзәтелә.

Соңгы 4 ел эчендә беренче тапкыр җәмгыять белеме буенча бер укучы 100 балл җыйган. Ул - Яр Чаллының Пушкин исемендәге 78 нче лицеен тәмамлаган кыз.

Баллга Югары ия белән булучылары Бөгелмә, Түбән Кама, Азнакай, Саба, Лениногорск, Яшел Үзән, Казан, Чаллы горурлана ала. Кама Тамагы, Апас, Кайбыч, Мөслим, Ютазы, Тукай, Балык Бистәсе районнары бу мәсьәләдә калыша.

Энгель Фәттахов әйтүенчә, якынча караганда мәгълүматларга, Татарстанда рус теле буенча БДИ нәтиҗәләре, Россиянең күпчелек төбәкләре белән чагыштырганда, югарырак. Рус теле буенча Мәскәү 0,7 баллга гына уздырган. Мәскәү һәм Санкт-Петербургта буенча Профильле математика да, безгә караганда күрсәткечләр түбәнрәк.

Рус теле буенча БДИ ның уртача баллы узган елдан 0,43 баллга гына ким. 2009 ел белән чагыштырганда, рус теле буенча белем дәрәҗәсе 54,5 тән 72,57 процентка кадәр арткан. Рус теле иң югары нәтиҗәгә буенча ирешүче – Бөгелмә районы. Казан, Чаллы, Саба, Түбән Кама, Лениногорск, Кукмара районнары да тотрыклы рәвештә югары күрсәткечләргә ия. Әлки, Чүпрәле, Балык Бистәсе, Кайбыч, Апас районнарында рус теле буенча уртача балл түбәнрәк. Питрәч, Мамадыш, Спас районнары былтыргы күрсәткечләрен берникадәр яхшырткан.

Профильле математиканы 64,5 процент укучы тапшырган. 2009 ел белән чагыштырганда, уртача балл 41,9 55,2 проценттан процентка кадәр арткан. Буа, Мамадыш, Сарман, Спас, Питрәч, Теләче, Ютазы районнары республика буенча уртача баллдан югарырак нәтиҗә күрсәткән. Апас, Баулы, Нурлат, Тукай районнарында уртача балл кимегән.
Минималь бусаганы уза күпме алмаучылар?

Татарстанда барлык предметлар буенча минималь бусаганы уза алмаучылар да Россиянең башка төбәкләренә караганда азрак. Республиканың чыгарылыш укучылары барысы да рус теле буенча минималь чикне узган. Профильле математика буенча минималь бусаганы 7 кеше уза алмаган, ягъни 0,07 процент дәрәҗәсендә, Россиядә исә бу күрсәкеч 14,3 процент. Математиканың база өлешен уза алмаучылар 0, 08 процент, Россиядә ул – 3,45 процент. Минималь бусаганы уза алмаучыларның күпчелеге – биология тапшыручылар. Алар - 192 бала, ягъни, 6, 93 процент. Химия минималь чикне үтә алмаучылар буенча - 5,5, җәмгыять белеме буенча 4,81 процент дәрәҗәсендә. Физика химия буенча һәм имтиханнарның уртача баллы арткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International