Синоптиклар яңгырлы җәйдән соң коры көз вәгъдә итә

2017 елның 25 июле, сишәмбе

Россиянең урта полосасында якын арада явым-төшем кимиячәк. Синоптиклар яңгырлы җәйдән соң коры көз вәгъдә итә, дип яза "Российская газета".

Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, Россиянең үзәк полосасында дүшәмбедән температура әкренләп күтәрелә башлый. Атна Мәскәүдә башында – 25 градус, сишәмбе – 27, чәршәмбе 29 градуска кадәр җылы булачак. Июльнең соңгы атнасын синоптиклар җәйнең иң җылы атнасы дип саный. Бу хакта Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе лабораториясе мөдире Людмила Паршина хәбәр иткән.

Һава торышы Идел буеның төньягында катлаулана. Биредә исә яшенле яңгыр, боз, тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк җил көтелә. Температура 22-27 градус тирәсе булачак нигездә, дип фаразлый синоптиклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International