Чүпрәле районының Мунчәли авылы кунак җыя

2017 елның 24 июле, дүшәмбе

Мунчәли авылында 2008 елдан башлап һәр ел саен Мунчәли авылы көне - "Мунчәли укулары" бәйрәме үткәрелеп килә. Динебезне, милләтебезне мәдәниятебезне һәм үстерү, татар авылларын саклап калу үрнәкләрен күрсәтү буларак, Мунчәли авылы бәйрәменең дәрәҗәсе елдан-ел күтәрелә, масштабы да киңәя бара. Авыл активистлары һәм читтә яшәүче якташлар ярдәме Мунчәли авылында зур бәйрәм белән быел унынчы тапкыр үткәрелә. Ул агымдагы елның 29 июленә билгеләгән, - дип хәбәр итә "Туган як" газетасы.

Әлеге чарага Татарстаннан, Ульяновск, Чувашия, Мәскәү һәм Нижгар өлкәләреннән күренекле галимнәре, дин әһелләре, танылган шәхесләр, артистлар һәм күренекле якташлар, зур кунаклар чакырылган. Бәйрәм Мунчәли авыл мәчетенең 20 еллыгына багышланган чара "Мунчәли укулары" дини җыены белән иртәнге 9.00 сәгатьтә башланып китәчәк. Республикабызның танылган имамнарыннан - бәйрәм вәгазьләре, җырлар дини, кунак дин әһелләре чыгышы, өйлә намазы, корбан ашлары көннең беренче яртысында булачак.

Бөек татар драматургы, публицист, жәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык язучысы, Татарстан Россия Федерациясенең атказанган һәм сәнгать эшлеклесе, Мунчәли авылының мактаулы гражданы – Туфан Абдулла улы Миңнуллинны искә алу чарасы 14.00 сәгатьтә мәктәп каршында үтәчәк. Камал театры артистлары чыгышы Чувашиянең данлыклы Мишәр фольклор халык ансамбле концерты - көнозын бәйрәмгә килгән халыкны җыр моңга күмәчәк.

Мунчәлинең 510 еллыгы һәм унынчы тапкыр узачак Мунчәли авыл бәйрәме унаеннан тантаналы чара, күренекле якташлар һәм кунаклар белән очрашу авыл клубында 15.00 сәгатьтә булачак. Ә кичен мәйданда Россиянең халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Татарстанның атказанган артистлары Алсу Әбелханова, Шәрәфиева Рәзидә, Марсель Вәгыйзов, Азат Абитов, Дилә һәм Булат Нигъматуллиннар һәм башкалар катнашында зур бәйрәм концерты көтелә. Зур шоу-тамаша 24.00 сәгатьтә зур салют белән тәмамланачак.

Барлык якташларны, Чүпрәле районы халкын оешторучылар зур бәйрәмгә чын күнелдән чакырып көтеп калалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International