Татарстанда бүген яшен һәм көчле җил көтелә

2017 елның 24 июле, дүшәмбе

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 24 июльдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез урыны белән яңгыр, аерым районнарда яшен булуы ихтимал.

Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан исә, талгын. Ләкин урыны белән җилнең тизлеге кыска вакытка секундына 15-20 метрга җитеп көчәергә дә мөмкин.

Татарстанда бүген һаваның уртача температурасы көндезге сәгатьләрдә +19..+24 градус булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International