Бүген Иске Чокалы авылы халкы олы бәйрәмгә җыелды. Моннан берничә ел элек үткәрелеп килгән традицияне яңартып алар Авыл көнен үткәрделәр. Бәйрәмгә олысы-кечесе авылның җыелды, район җитәкчелеге дә килгән иде.
Авыл уртасындагы гаҗәеп матур бер почмагындагы махсус әзерләнгән мәйданчыкта үтте әлеге бәйрәм.
Бердәм, дус яшәүче, милли һәм гаилә традицияләрен саклап, буыннардан-буыннарга тапшыручы искечокалыларны район башлыгы Александр Шадриков та бәйрәм белән котлады. Ул авыл халкына шундый бәйрәм оештырган игелекле кешеләргә рәхмәтен җиткерде, бәйрәмнең киләчәктә дә дәвамлы булуын теләде.
Бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр тамашачыларны, авылдашлары Алсу Туктарова, аның җитәкчелегендәге “Болгар” балалр ансамбле, Низамов Рөстәм, яшь җырчылар, биючеләр сәламләде.
Мәдәни программа белән параллель рәвештә спорт ярышлары үткәрелде. Авылдашлары Нәҗип Җәлалов мәйдан уртасына төрле уеннарга чакырды. Һәм Балалар өчен конкурс-төрле уеннар өлкәннәр гөрләп торды.Авыл җирлеге башлыгы үзе дә көянтә белән су ташыды.
“Авыл көне” кечкенә Сабантуй сыман. Шуңа да биредә уңганнарга, авыл хуҗалыгы эшчәннәренә дә игътибар булды. “Низамов” КФХ җитәкчесе Альберт Низамов бүләкләр тапшырды.
Авыл җирлеге башлыгы Низаметдинов Рәмис әйтүенчә, элек үткәрелеп килгән соңгы елларда бәйрәм бер ике ел уздырылмый калган. Әлбәттә, болар барысы да финанс якларга барып тоташа. Быелгы бәйрәмгә Альберт һәм Альфред Низамовлар, Юсупов Рөстәм, Рамиль Хисамов, Роберт Низамов, Әмир Хисамов, Дамир Сафин, Дилә Хәйретдинова, Дамир Низамов, Марсель Аббазов, Рамиль Хөснетдинов, Низамов Эльмас иганәче буларак зур ярдәм күрсәткәннәр.
Мәйдан тирәли аттракционнар, сәүдә нокталары эшләп торды. Бу көнне авыл өстендә җыр тавышлары озак яңгырады. Бәйрәм һәр кеше күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды. Туган як туфрагына кайтып якташлар белән очрашу мизгелләре тиз генә онытылмас.