Татарстанда урамнарда яктырту җайланмаларын торгызу программасы кысаларында, кайсы районнарда эш тәмамлануы билгеле булды. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат узган конференциясендә агентлыгында матбугат ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Торак-коммуналь хуҗалык программасын эксплуатацияләү һәм тормышка ашыру идарәсе җитәкчесе Илдус Насыйров хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, 13 муниципаль районда яктырту җайланмалары яңартылган. Болар: Арча, Əгерҗе, Апас, Балтач, Югары Ослан, Чүпрәле, Алабуга, Кукмара, Яшел Үзән, Мөслим, Менделеевск, Спас һәм Чирмешән районнары.
Хәзерге вакытта 25 муниципаль районда эш алып барыла. Əтнә, Аксубай, Алексеевск, Биектау, Тәтеш, Нурлат, Ютазы районнарында яктырту җайланмаларын торгызу буенча эш башланмаган, диде идарә рәисе. Шул ук вакытта ул барлык эшләр дә үз вакытында төгәлләнәчәк, дип вәгъдә бирде.