Көннәрдә 90 Үткән яшьлек юбилее уңаеннан изге теләкләрне һәм бүләкләрне Иске Кәкерле авылында яшәүче Фарук абый Фәхретдинов та кабул итте.
Фарук абый бүгенге көндә бик бәхетле карт. 90 яшендә дә әле ул капка төбенә кадәр чыгып кунакларны каршы алды, җитез хәрәкәтле, аек акыллы, үткәннәрне бик әйбәт хәтерләп, үзенең тормыш юлын бәян итте. Моннан тыш, бәхетле картлыгы аның тигезлектә үтә. 1948 елдан бирле янәшәсендә пар канаты Шәмшеҗиһан апа бар. Икәүләшеп, төп матур нигездә гомер кичерәләр, читтән кайткан балаларын, улларын каршы алып, озатып торалар.
Фарук абый белән Шәмшеҗиһан апа ун балага гомер биргәннәр, бүген аларның җидесе исән имин, үзләре дә оныклар шатлыгы кичереп гомер кичерә. Фәхретдиновлар Ә оныклар гаиләсендә, оныкчыклар күп: 27 бөртек. Фарук абый әйткәдәй: “Үзе бер дәүләт”.
Гаилә башлыгы гомер буе атлар карау хезмәтендә була. Үзе дә күпбалалы гаиләдә туа ул, олы абыйлары сугышка китеп бер хәбәрсез югала. Фарук абый сугыш елларында ФЗУда укый, шахтада эшли, әмма туган җир якынлыгы аны янә авылына кайтара. Шулай итеп гомер үткәнлеген дә сизми дә кала. Бүген дә: “Әллә миңа 90 да тулганмы?” дип шаярта. Менә шундый көр күңелле безнең чираттагы юбилярыбыз. Аның узган гомер юлы белән бергә әнә шундый тормышка булган оптимистик карашы, күпләр өчен ачык күңеллелеге үрнәк.
Күркәм, матур гадәт районда эшләп буенча, озын гомер кичергән өлкәннәребезгә юбилей көннәрендә РФ Президентының котлау телеграммасын һәм район башлыгының бүләге тапшырыла. Хөрмәтле өлкәннәребезнең өйләрендә бу көннәрдә район хакимиятеннән җитәкчеләр һәм авыл башлыклары булдылар, көнкүреш тормышлары белән таныштылар, бәйрәмнәре уңаеннан изге теләкләрен җиткерделәр.