Ниһаять, көтеп җитте җәй алынган. Эссе сагындырган булса да, аның мәкерле икәнен онытмаска кирәк. Балаларны кояш нурларыннан, кагудан эссе, пешү җәрәхәтләреннән ничек сакларга – бу кагыйдәләрне “Интертат” электрон балалар газетасы хәбәрчесенә Республика клиник хастаханәсенең Изоляцион-диагностика бүлеге мөдире Лилия Зыятдинова искәртте.
– Хәзер каникуллар чоры. Балаларны, үсмерләрне дә, “кызынырга, коенырга билгеле бер генә сәгатьләрдә чыгарга ярый” дип кисәтергә кирәк. Бу 8 дән 11 гә кадәр, я 15-16 сәгатьтән соң. Кояшның Төшке вакытта зур активлыгы, һәм кояш кагарга, тән артык каты кызарга мөмкин. Кырыенда Яр булганда, башка кияргә, ачык кояш астында утырмаска, күләгәдә, я зонт астында утыру хәерлерәк. Кызыну процессы да акрынлап кына барырга тиеш: беренче көннән үк озаклап кызыну ярамый. Кечкенә баланың суга чыгып кереп, аннан соң 3-5 минут ачык кояш астында йөрүе тәне пешү аның өчен җитә калырга мөмкин. Балаларның йомшак тәнен кояш тиз көйдереп ала, шуңа күрә, беренче көннәрне тәнне пешүдән саклаучы спрейлар сөртергә кирәк. Хәзер андый крем, спрейлар теләсә нинди яшьтәге балалар өчен бар.
Зыятдинова Лилия, кечкенә бала булса да, аңа су коену өчен махсус костюм кидертү яхшырак, ди. Шәхси гигиенаны да күздә тотып, балаларның шәрә килеш комда утыруы киңәш ителми.
Бу киңәшләргә салмаган колак ата-аналарның балалары пешсә алса, нишләргә?
– Тәне кызарса, составында пантенол булган кремнар, спрейлар бик күп. Кефир, башка сөт әчетелгән эчемлекләрен, суыткыч компресслар һәм башка халык чараларын кулланырга мөмкин. Әгәр баланың температурасы булса, сызланса, нурофен яки температураны төшерә торган башка препаратлар бирергә була. Әгәр бала бик хәлсез булып, баш авырту, болгану күңел, косу кебек билгеләр булса, һичшиксез, белән киңәшләшергә табиб кирәк. Димәк, балага эссе каккан, баш мие бераз гына киңәйгән дигән сүз. Нәтиҗәдә, нерв системасы какшау билгеләре барлыкка килә. Алар инде кыска вакытлы, үтәчәк, әмма барыбер табибка мөрәҗәгать итү зарур, чөнки кояш бик нык “суккан” булса, баш мие шешенергә дә мөмкин. Пешү җәрәхәтләреннән баланың тәнендә кабарчыклар күренсә, хастаханәдәге Пешүләр үзәге табибларына күрсәтү хәерлерәк. Пешүләрне төзәтә торган мазьлар бар, әмма үз белдегең белән дәвалану кирәкми.