Элек-электән бакчасында бәрәңге генә үстерергә күнеккән авыл кешесе бүген төрле юнәлештә үзен сынап карый. Әйтик, Иске Кәкерле авылында яшәүче Рәмзия һәм җиләк Альфат Җәлалтдиновларның бакчасына нигез салынуга бу җәйдә 5 ел булган.
–Башлап җиләкнең алып кайтып үсентеләрен, үзебез өчен генә үстерә башладык. Ошап китте. Шуннан җиләк үстерү белән чын-чынлап “җенләндек”. Бу эшне әти - әниләр дә үз итте. Бүген безнең алар төп ярдәмчеләребез,-ди Альфат Җәлалтдинов.
Бүгенге көндә аларның җиләк плантациясе 30 сутыйга якын җирне били. Анда җиләкнең безнең табигатькә ярашлы “Зефир”, “Витязь» һәм башка төрле сортлары үсә. Җиләкне карау, үстерү, җыю белән генә әлегә үзләре шөгыльләнә, киләчәккә планнары – тагын территорияне да киңәйтү.
Юрист һөнәре үзләштергән Альфат Җәлалтдинов үзен кече эшмәкәрлекнең башка юнәлешендә дә сынап караган. Грант отып, алар пекарня ачкан иделәр, бүген дә кулинар продукцияләре җитештерүне дәвам итәләр. Җәй көне исә бизнесны –җиләк үстерүгә көйләгәннәр.
– Быел җәй соңарды. Шуңа күрә дә җиләккә соңлап төштек. Һава торышы да уңай килмәде. Шулай да көненә 10-15 җыеп чиләк, сатабаз. Җиләгебез район халкы өчен генә, читкә чыкмыйбыз. Җиләкне үстерүдә химия кулланмыйбыз, табигый ашлама белән генә эшкәртелгән җирдә үсәләр. Тәҗрибә Әкренләп дә туплана. Киләчәктә заманча технологияләр: гына тамчылап тамырларына су сибүне, агроволокно материалы өстенә утыртуны күздә тотабыз. Бу эшләр җиләкне тиз черүдән, авырулардан саклаячак,-ди Альфат.
Гаилә ике Яшь ир бала үстерә. Рәмзия балалар бакчасында да эшли, әлегә ялда. Дәүләт программасы нигезендә үз йортларын булдырганнар. Яңа төзелгән нигезгә көзен уйлыйлар күченергә.
“Бәрәңге үстермисездәме, әллә сез”, дигән идем, анысы да бар икән. “Бәрәңге бакчасына да, җиләккә дә урын җитәрлек”,-дип сүзгә кушыла әниләре Миңсәүдә апа. –Һавасы саф, җиргә чыгып эшләү үзе бер рәхәт бит ул.
Без китәр юлга кузгалганда Җәлалтдиновларга авылдашлары чиләкләр күтәреп, килеп керде. “Тутыргач килеп алырбыз” диделәр. Ә кызыкмый җиләкләргә мөмкин түгел, үзләре эре, тәмле, сусыл, кызарып пешкән. “Тырышлык таш яра“ диюләре хак. Бәрәңге бакчасын менә шулай җиләк бакчасына әйләндергән Җәлалтдиновларга сокланасы гына кала.