Бөек Ватан сугышы ветераны Кыяметдин Зартдин улы Җамалтдинов 90 яшьлеген билгеләде

2017 елның 14 июле, җомга

Бу көннәрдә Бөек Ватан сугышы ветераны Кыяметдин Зартдин улы Җамалтдинов зур юбилеен билгеләп үтте. Әлеге дата уңаеннан аны район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов һәм авыл җирлеге башлыгы Әнсар Хәкимов котлады. Ветеранны олы бәйрәме белән тәбрикләп, ил Президентының Котлау хаты һәм район башлыгы бүләге дә тапшырылды.

Кыяметдин абый Зартдинов өчен сугыш чоры 1944 елдан башлана. 17 яшьлек яшь егетләрне хәрби хезмәт үтәргә дип алып китәләр, өйрәтү курслары уздырып Украина фронтына кертеп җибәрәләр.

–Украинаның көнбатыш өлешендә иттек хезмәт. Яраланмадым Шөкер, әмма армия хезмәтен 1951 елда гына үтәп кайтырга туры килде,-ди ул.

Авылда ул Рокыя исемле кыз белән тормыш кора. Кызганыч, Ходай Тәгалә аларга биләү бала бәхете бирми. Инде Рокыя апа да күптән вафат булган. Шулай да Кыяметдин абый ялгызы түгел.

Аның бертуган сеңлесенең балалары һәрвакыт хәлен белешеп, үз әтиләредәй аны карыйлар, хөрмәт күрсәтәләр.

Кыяметдин абыйның исәнлеге әлләни мактанырлык булмаса да, сугыш чорын әйбәт хәтерли, вакыйгаларны сурәтләп бирә, район, республика, ил яңалыклары белән танышып бара.

–Бүген Кече Чынлы авылында калган ветераннарыбыз икәү исән генә. Шуның берсе балаларында яши. Алар сугышны үз күзләре белән күргән буын, аяз тормыш өчен без аларга бурычлы,-ди авыл җирлеге башлыгы Әнсар Хәкимов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International