Кече Уби авылында ике яңа объект булачак

2017 елның 14 июле, җомга

Уби авылы җирлеге өчен быелгы ел төзелешләргә бай булды. Беренчедән, биредә яңа ФАП бинасы төзелде. Икенчедән, балалар бакчасы капиталь төзекләндерелде.

–Биналарны төзү, ремонтлау эшләре тулысынча диярлек тәмамланды. Шулай да тирә-якны әле ямьләндерү тырышасы шактый бар буенча,-ди авыл җирлеге башлыгы Алексей Ярухин.

Якын көннәрдә авылда әлеге яңа биналар тантаналы шартларда ачылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International