Бүгенге көндә дөньяда йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлү беренче урында тора. Әлеге авыру күбесенчә 40 яшьтән өлкәнрәк тәмәке тартучы ир-атларда, гәүдә артык авырлыгыннан, шикәр авыруыннан интегүчеләрдә күзәтелә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, иң алга киткән медицина технологияләре дә бу авырулардан үлү очракларын 20 процентка гына киметергә сәләтле. 50-55 процент очракта кешенең сәламәтлеге аның яшәү рәвешенә бәйле. Район үзәк хастаханәсенең табиб-неврологы Әлфия Амерханова шушы хакта сөйли.
–Әлфия Рафаиловна, йөрәк һәм кан тамырлары авыруларыннан инсульт турында киңрәк сөйләп үтсәгез иде.
–Инсульт–мидәге кан әйләнешенең бозылуы ул. Бу вакытта сөйләм начарая, куллар, аяклар хәрәкәтләнми башларга, кеше инвалидка әйләнергә, хәтта үләргә дә мөмкин. Инсульт ике төрле юл белән килеп чыга. Аның берсе һәм иң киң таралганы – ишемия инсульты. Ул кан тамырлары тараюдан барлыкка килә. Аның нәтиҗәсендә баш миенә кан килми башлый һәм шул сәбәпле нерв күзәнәкләренә кислород, туклыклы матдәләр килүдән туктый. Икенчесе – геморрагик инсульт. Даими кан басымыннан тора-бара тамырлар үзенең сыгылмалылыгын югалта, нәтиҗәдә кан басымы бик нык күтәрелгәндә баш миендәге тамырлар шартлап, башка кан сава.
–Үзендә кан басымы авыруы булганлыгын да белмичә инсульттан үлүчеләр бар. Бу ничек шулай килеп соң чыга?
–Сәламәтлегеңә битараф карарга ярамый. Яшьләрдә дә кан басымы авыруы булырга мөмкин. Гаиләдә кан басымын үлчи торган прибор тотарга кирәк. Диспансеризация үтүгә дә игътибарлы булу сорала. Кеше үзенең кан басымын, холестерин, шикәр күләмен белеп торырга тиеш. Үзенең сәламәтлеген һәрдаим кайгырткан кешенең гомере вакытсыз өзелми.
–Инсультның беренче билгеләре нинди?
–Елмайса Авыру, аның йөзе кыйшая, бәйләнә теле сөйләшкәндә, ике кулын күтәртеп караганда бер кулы азрак күтәрелә, кинәт кенә башы авырта башлый, укшыта һ.б. Авыруны тиз арада хастаханәгә алып килергә кирәк. Беренче өч сәгатьтә дәвалый башлауның нәтиҗәсе дә зур булачак.
–Инсульт иң беренче чиратта кемнәрдә килеп чыгарга мөмкин?
–Кан басымлы, йөрәге авырткан, холестерины югары, авырган шикәр белән чире, авырлыгы булган артык, тәмәке тарткан, спиртлы эчемлекләрне күп кулланган, тетрәнүләр кичергән кешеләрдә инсульт булырга мөмкин. Бу чир нәселдәнлек белән дә бәйле.
–Инсультны булдырмый калырга мөмкинме?
–Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Тәмәкене ташларга, спиртлы эчемлекләрдән тыелырга, өстәлдә яшелчә, җиләк-җимеш өстенлек итсен. Көнгә 40 минут җәяү йөрергә кирәк.
–Бу 40 минутка эштәге, йорт арасында йөрүләр керәме?
–Урамда яки стадионда махсус җәяү йөрергә кирәк. Тренажер да әйбәт. Авырулар боларның барысын да белеп тора, әмма үтәми. Урамга йөрергә чыкканчы, диванга сузылып ятып ял итүе рәхәтрәк бит. Андыйларга тренажер ярдәмгә килә. Авырмыйча яшисең һәм гомереңне килсә озынайтасың, киңәшләрен һичшиксез үтәргә табиб кирәк.
–Атеросклероз авыруы да берничә турында сүз әйтсәгез иде.
–Атеросклероз – кан тамырлары авыруы. Вакытында Бу авыру кан тамырларына холестерин җыела да, тамырларда төерләр барлыкка килеп, алар кан агышын тоткарлый. Әлеге шунысы авыру белән куркыныч: нәтиҗәсендә һәм аның инфаркт инсульт барлыкка килергә мөмкин.
Инфаркт һәм инсульттан саклану кан басымын төшерергә өчен кирәк. Дарулар белән дәвалану сорала. Моның өчен кардиолог белән киңәшләшергә, пациентка туры килерлек дару сайларга кирәк. Дару кан басымын гына төшереп калырга тиеш түгел, инфаркт инсульт һәм куркынычыннан да сакларга тиеш. Барлык кан басымын төшерә торган дарулар да моңа ия түгел. Әгәр дә кеше дару икән куллана, ул аны даими эчәргә тиеш, кан басымы төште, терелдем дип, туктатырга тиеш түгел.
–Йөрәк‑кан тамыры системасының хәлен белеп тору һәм бу чирләрне кисәтү нинди тикшеренүләр үтәргә өчен кирәк?
–Әлеге тикшеренүләр диспансеризация кысаларында каралган. Гомуми кан, сидек анализы, креатинин канда, шикәр, дәрәҗәсен билгеләү холестерин, электрокардиограмма, кан тамырларын ультратавыш ярдәмендә тикшерү, спираль томографиясе компьютер, кан басымын үлчәү–болар барысы да авыру турында мәгълүмат бирә торган иң мөһим тикшеренүләр һәм анализлар минимумы.
Хәтта көчле һәм иң заманча дарулар да үзләре генә авыруны җиңә алмый. Инсультка каршы профилактика тормыш рәвешен кискен үзгәртүне дә үз эченә ала. Тормыш рәвешен үзгәртү төшенчәсенә туклану схемасын үзгәртү, хезмәт һәм ял чиратлаштыру режимын, физик активлыкны арттыру керә.
Организмда барган һәм әледән-әле билгеләре сизелгән куркыныч факторларны игътибарсыз калдырган очракта, патологик процесслар үсеш алачагын, ягъни әкренләп инсульт кебек йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килү мөмкинлеген һәрдаим истән чыгармасака кирәк.
–Әңгәмәгез өчен рәхмәт.