Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда яшен, көчле җил һәм томан турында кисәтә

2017 елның 12 июле, чәршәмбе

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә буенча мохитне күзәтү мәгълүматлары идарәсе, 12 июль көнне урыны белән Татарстан территориясендә яшен, төньяк-көнчыгыштан искән кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга чаклы көчәюе көтелә (Казанда – төнлә). Төнлә һәм иртән томан булыр, дип фаразлана, шул сәбәпле күз күреме 500 метрдан да ким булуы мөмкин.

Һава торышы начарлану 11 июльдә - 18 сәгатьтән алып, 12 июльнең 18 сәгатенә кадәр көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International