Россиядә 12 июльдән балаларны машинада йөртүдә яңа кагыйдәләр үз көченә керә

2017 елның 12 июле, чәршәмбе

Россиядә 12 июльдән балаларны машинада йөртүдә яңа кагыйдәләр үз көченә керә, дип хәбәр итә ТАСС.

Хәзер яңа кагыйдәләр нигезендә 7 яшькә кадәр булган балаларны ялгызларын гына автомобиль салонында калдырырга ярамый. Калдырылган машинада 7 яшькә кадәрге ялгыз бала булганда, ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчене административ җаваплылыкка тартачак.

Яңа кагыйдәләр нигезендә, 7 яшьтән өлкәнрәк балаларны куркынычсызлык каешы белән йөртергә рөхсәт ителә. Кече яшьтәге балаларны махсус утыргычта йөртү мәҗбүри. Шул ук вакытта 12 яшьтән кече балаларны мотоциклның арткы утыргычында йөртү рөхсәт ителми.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International