Россия халкы туклануга, киемгә һәм ял итүгә акчаны иркенрәк тота башлаган

2017 елның 12 июле, чәршәмбе

Россия халкы туклануда, киемдә һәм ял итүдә акча экономияләүне киметкән. Әмма алар үзләре үстергән яшелчәләр белән үзләрен күбрәк тәэмин итә башлаган. Бу хакта “Известия” газетасы яза.

Буенча Россия фәннәр академиясе тикшеренүләре, узган елның язы белән чагыштырганда, гражданнар туклануда азрак экономияли башлаган (51 процент урынына 35 калган). Өс һәм аяк киемен сатып алуда акчаны кысып тотучылар 61 проценттан 47гә төшкән. Ял һәм туризмда бу 49дан 44 процентка калган. Шул ук вакытта халыкның өчтән бере акча туплый алмый. Социологлар фикеренчә, россиялеләр әле һаман да гади булмаган икътисади шартларда, шулай да күбесе инде аңа ияләшә алган.

Матди хәлне яхшыртуда җир кишәрлекләре, бакчалар ярдәм итә. Елда үзләрен үзләре үстергән яшелчә 2014, җиләк-җимеш белән тәэмин итүчеләр илдә 20 процент булган булса, хәзер – 32 процент.

Моннан тыш, россиялелеәрнең 5 проценты үстергән продуктларын сата. Икенче өстәмә керемне сораштыруда катнашучыларның 27 проценты бер тапкыр башкарыла яки вакытлыча эшләнә торган эштән, дип белдергән. 24 проценты бер үк вакытта ике яки берничә эш башкара.

Матди якны ныгытуда торак, гараж яки дачаларын арендага бирүчеләр саны 3тән 5 процентка үскән.
Россиялеләр арасында “пассив” булып стратегия, матди хәлне яхшыртуда займ алу яки дус-туганнар ярдәменә тора таяну.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International