Марат Әхмәтов бөртеккә игелгән кукуруз һәм көнбагыш уңышы буенча борчуын җиткерде

2017 елның 12 июле, чәршәмбе

Көнбагыш һәм бөртеккә суктыру өчен игелә торган кукуруз уңышы буенча берникадәр шик-шөбһәләр бар. Алар белән бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов уртаклашты.

“Мине берникадәр көнбагыш һәм бөртеккә дигән кукуруз культуралары борчый. Алар икесе дә ярата җылы, җылылык җитми, ә инде вакыты үтеп бара. Алар болай да октябрьнең беренче декадасында өлгерә иде инде. Әгәр август-сентябрь нормадан җылырак булса, бәлки, вегетация ягыннан куып җитәрбез. Без бит кукурузны югары энергияле азык буларак та үстерәбез, ул сөт терлекчелегендә 6 мең тонна савымны тәэмин итәргә тиеш. Бу мәсьәләдә кукуруз өлгереше, энергетика куәтлелеге буенча узган елгы уңышлардан калышырга мөмкин”, - дип ассызыклады Марат Әхмәтов һәм бөртеккә кукуруз культурасының 250 мең гектарга якын мәйданда чәчелгәнен әйтте. Ул аның терлек азыгы әзерләүдә стратегик ресурс булуына басым ясады.

Марат Әхмәтов көнбагышның югары маржиналь продукт булуын искәртеп, аның 115 мең гектардан артык мәйданда чәчелгәнен билгеләп үтте. “Көнбагыш орлыгын майга җыябыз, шуңа да аны югалтырга теләмибез. Казан белән янәшә май җитештерү заводы да безнең чималга өмет итә. Кытайның авыл хуҗалыгы министры да заводның югары технологияле булуына, технологик процесс төгәллегенә югары бәя бирде. Бу куәтлеге ягыннан Россиядә завод беренче. Без аны үз чималыбыз белән тәэмин итәргә тиеш”, - дип белдерде министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International