Быел Татарстанда урып-җыю эшләре барышында меңләгән техника кулланылыр дип көтелә. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
“Безгә хәйран гына өлешне икмәк кабул итү предприятиеләренә урнаштырырга туры киләчәк, чөнки бүгенге көндә икмәкнең торышы гадәти еллардан зуррак уңыш вәгъдә итә. Шулай ук, авыл хуҗалыгы оешмасы кабул итү һәм икмәк предприятиесе арасында йөрү өчен бик күп транспорт җәлеп ителәчәк, шул ук вакытта уракны да өзмәскә кирәк бит. Быел без транспорт туплау мәсьәләсенә җитди карыйбыз. Гадәттә, 200-300 берәмлек техника җәлеп ителә иде, быел уракны өзмәс меңләгән техника өчен кирәк булыр дип уйлыйбыз”, - дип белдерде Марат Әхмәтов.
Министр әйтүенчә, быел тимер-бетон траншеяларда консервация ясау технологиясен киңрәк кулланырга туры киләчәк. “Урак алдыннан, республиканың төрле зоналарда уракны катлаулы һава шартларында үткәрү тәҗрибәсе, хезмәтне ни дәрәҗәдә оештыру мәсьәләсе каралачак. Ашлыкны траншеяларга консервацияләү уракка мөмкин кадәр иртәрәк төшәргә мөмкинлек бирәчәк. Комбайнның бушату бункерын мөмкинлеге булса, 25-28 процент икмәкне дымлылыктагы торып ала, урнаштыра башласаң әйбәт була. Нәрсә булса да, сентябрьгә чыккан урак икенче инде ул, анда икмәкнең өлгереше узган дә була, уракның сыйфаты да чамалы була”, - дип белдерде Марат Әхмәтов.
Ул, шулай ук, кукурузны консервацияләү, капчыкларга тутыру технологияләре файдаланылачагын әйтте. Уракка әзерлек барышында, җайланмалар күптөрле, алымнар кулланылачагын билгеләп: “Татарстанны мул уңыш белән сөендерәсе килә”, - диде.