Бездә, кимчелек табып, җәзалап китүне карыйлар - Р.Миңнеханов Эшкуарлык советы утырышында

2017 елның 12 июле, чәршәмбе

Татарстанда эшмәкәрләргә административ басым югары. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының бишенче киңәйтелгән утырышында республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов билгеләп узды.

Утырышның көн үзәгенә 8 мәсьәлә чыгарыла. Аларның күпчелеге бизнеска административ басым белән бәйле.

Президент кереш сүзендә өч ел рәттән Татарстанның инвестицион климат буенча алдынгы позициядә булуын һәм шул позицияне саклап калу мөһимлеген билгеләп узды. "Бездә административ басым югары. Бу, бәлки, күбрәк тәртип урнаштырырга теләү белән дә бәйледер. Кызганыч, тәртип артмый", - дип, Президент контроль чараларын камилләштерергә кирәклеген әйтте. "Хакимият һәм эшмәкәрләр мөнәсәбәтләре төгәл регламентланырга тиеш. Контроль-күзәтчелек чаралар системасын карап, яхшы формасын эшләргә кирәк. Контроль кирәк, әмма аны уздыручыда да җаваплылык булырга тиеш. Бездә күбрәк, килеп, кимчелек табып, җәзалап китү ягын карыйлар, профилактикага, кисәтүгә белән дә игътибар карарга кирәк", - дип белдерде Миңеханов Рөстәм.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International